Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2018, 17:47

Төзек һәм хәвефсез булсын!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров уңайлы шәһәр мохите тудыру мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә үткәрде.

Анда күпфатирлы йортларны һәм ихаталарны ремонтлау, җәмәгать территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Радий Фәрит улы белдерүенчә, муниципалитетларны үстерү программасын гамәлгә ашырганда торак пунктларның тышкы күренешләре турында да уйларга кирәк.
Киңәшмәдә капиталь ремонт һәм төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру турында торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Владислав Туманин чыгыш ясады. Быел капиталь ремонт программасына 1205 күпфатирлы йорт кертелгән, программа 228 торак пунктны колачлый, республика шәһәрләрендә һәм районнарында 403 ихата һәм 122 җәмәгать территориясе төзекләндерелә.
Төбәк җитәкчесе территорияләрнең һәм корылмаларның хәвефсезлегенә аеруча игътибар итәргә кирәклеген искәртте.
Читайте нас: