Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2018, 17:55

Республикада көчле кадрлар эшли

Дәүләт җыелышы-Корылтайда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров депутатларга республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны тәкъдим иткәннән соң, ул журналистлар сорауларына җавап бирде.

Сораулар идарә итү, кадрлар, шихан таулары язмышына кагылды.
- Башкортстан - һәрвакыт көчле идарә итү кадрлары белән аерылып торды. Күпләрнең бүген федераль дәүләт власте органнарында эшләве дә шул хакта сөйли. Монда көйле система булдырылган, әлбәттә, ниндидер үзгәрешләр булырга мөмкин. Ләкин без әле эшләгән команда белән эшләячәкбез, - диде Радий Хәбиров.
Шиханнар мәсьәләсенә килгәндә, халыкның аның язмышы өчен борчылуын беләм, ләкин ниндидер фикергә килү өчен проблеманың бөтен якларын да җентекле өйрәнү зарур, - дип билгеләде. "Мин бу тауларның әһәмиятен яхшы аңлыйм. Хәлнең асылына төшенер өчен вакыт кирәк", - диде ул.
Читайте нас: