Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2018, 17:52

Радий Хәбиров республиканың сәламәтлек саклау системасында тәртип булдыруны таләп итте

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлеген катгый тәнкыйтьләде.

Ул үзенең почтасына республикада яшәүчеләрдән сәламәтлек саклау системасыннан зарланып шикаятьләр килүен ассызыклады. Төп проблемаларның берсе – тар белгечләр җитешмәү.
“Башлык почтасы табиблар җитешмәүдән шартлый. Яңа туган сабыйны кирәкле белгечкә алып киләләр һәм аңа керә алмыйлар, аннары бала үлә. Республика клиник дәваханәсендә нәрсә эшлиләр? Кешеләр авылдан килеп, иртәдән кичкә кадәр чиратта утыра, ахыр чиктә кирәкле табибка керә алмый. Ничек мондый хәлгә юл куйдыгыз?” – дип сорады Радий Хәбиров.
Аның сүзләренчә, муниципалитетларда да табиб кадрлары белән тәэмин итү мәсьәләсе тиешенчә хәл ителмәгән, аларда үзләренә кирәкле медицина белгечләрен чакыру һәм аларга фатирлар бирү мөмкинлеге юк.
Радий Хәбиров Уфада поликлиникалар җитешмәү турындагы сорауга да чиновниклардан аңлаешлы җавап аламады. Ул профильле министрлыкларга һәм шәһәр хакимиятенз бу хәл-шартларга бәяләмә бирергә кушты.
“Өч ел зур тизлек белән торак төзелгән. Ә кайда яңа поликлиникалар? Техник-икътисади нигезләү булдымы икән? Ялгышуым мөмкин, әмма аз дигәндә өч поликлиника булырга тиеш. Алар юк икән, бу җинаятьчел эшлексезлек. Алар бар икән, сорау бирәсем килә, кайда соң алар? Мин торак төзү яклы, тик социаль инфраструктура да булырга тиеш”, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Республика онкология үзәгенең яңа корпусын төзү вакыты сузылуга да игътибар итте. Аның сүзләренчә, республика бүген яман шеш авыруларыннан үлүчеләр күрсәткече буенча Русиядә өченче урында тора, авырулар 6 процентка арта. Онкология диспансерының яңа корпусын проектлау 2012 елда ук башланган, әмма объект бүгенгә кадәр сафка кертелмәгән.
Радий Хәбиров сирәк очрый торган (орфан) авырулары булган пациентларны дарулар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирүне сорады. Сәламәтлек саклау һәм Икътисади үсеш министрлыклары бүлекләренең килешеп эшләмәве нәтиҗәсендә күп кенә ташламалардан файдаланучылар, шул исәптән, орфан авырулары булганнар да, яшәү өчен мөһим даруларны вакытында алмаган, проблема шушы елның июлендә генә хәл ителгән.
“Тендерларда һәм конкурс сатып алуларында өзеклекләр безнең республикада гына булмый, Русиянең күп кенә төбәкләрендә тар бегечләр җитешмәве сизелә. Әмма, читтән карап торучы позициясе алмыйча, моның белән көн саен шөгыльләнергә кирәк”, – диде республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә һәм Хөкүмәткә алдагы пәнҗешәмбедә республиканың медицина тармагы мәсьәләләренә багышланган зур киҗәшмә әзерләп үткәрергә кушты.
Читайте нас: