Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2018, 17:57

Радий Хәбиров Игорь Сечин белән очрашты

“Башнефть”кә эш сәфәре барышында Радий Хәбиров “Роснефть” компаниясенең башкаручы директоры Игорь Сечин белән очрашты.

Очрашуда яклар гамәлдәге хезмәттәшлек турындагы килешүнең үтәлеше һәм аны үстерү мөмкинлеге турында фикер алышты.
Шулай ук, компаниянең Башкортстандагы эшчәнлеге, аның төбәкнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, шул исәптән републиканың товар җитештерүчеләре проблемалары, аларның товарлар һәм хезмәтләр сатып алуда “Роснефть” предприятиеләре тендерларында катнашуы, “Башнефть” өчен кадрлар әзерләү буенча үзара хезмәттәшлек итү турында да сүз булды.
Исегездә булса, тәүге эш сәфәрен Радий Хәбиров нәкъ “Башнефть” объектларына оештырды һәм аларның җәмгыять алдында җаваплы булуын ассызыклады.
Читайте нас: