Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2018, 18:00

Эш бирүчеләр яңа отчет тапшырырга тиеш

Пенсия яшен арттыру сәбәпле, пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең хокукларын яклауга бәйле мәсьәләләр туды. Моның турыда районның мәшгульлек үзәге начальнигы З.Р.Галимова сөйли.

— Русиянең Хезмәт һәм мәшгульлек буенча дәүләт хезмәтенең 2018 елның 25 июлендә дөнья күргән 858-ПР санлы хатына ярашлы, мәшгульлек үзәкләре пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрнең исәбе буенча яңа отчет таләп итә башлады. Ә югарыда телгә алынган хезмәткә мондый мәгълүматларга квартал саен мониторинг ясау бурычын РФ Хөкүмәте куйды, бу тиздән пенсиягә чыгарга тиеш работникларның хокуклары бозылмауны тикшерү максатында эшләнә. Эш бирүчеләр отчетны мәгълүм чорда коллективта пенсионер булмаган, 1959 елда туган ир-егетләр һәм 1964 елда туган хатын-кызлар турында тапшыра.
— Яңа отчетны нинди срокларда тапшырырга тиешләр?
— Пенсия яше алдындагы хезмәткәрләр исәбе турында мәгълүматны мәшгульлек үзәгенә ел башыннан күзәтелгән нәтиҗәләр белән квартал саен тапшырырга икрәк. Шуңа беренче отчетны 2018 елның тугыз ае мәгълүматлары буенча тапшыру мотлак. Артабан инде отчет квартал саен тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларны тапшыруның аерым билгеләнгән көне юк. Русиянең Хезмәт һәм мәшгульлек буенча дәүләт хезмәте пенсия алды яшендәге хезмәткәрләр турында отчет тапшыру вакытын мәшгульлек үзәкләре өчен генә билгеләде, ә алар, үз чиратында, квартал саен айның 15еннән дә соңга калмыйча, югарыда телгә алынган оешмага отчет тапшырырга тиеш.
Отчет формасы мәгълүм хатта күрсәтелгән. Отчетта 2019 елда картлык буенча пенсиягә чыгарга тиешле хезмәткрәләрне генә, ягъни, 1959 елда туган ир-егетләрне һәм 1964 елда туган хатын-кызларны гына күрсәтергә кирәк. Оешмада мондый хезәмәткәрләр юк икән, отчет тапшыру таләп ителми.
— Зөмрә Руз кызы, отчетны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык бармы?
— Әлегә эш бирүчеләрдән мәгълүм отчет бирүне таләп итүче кагыйдәләр юк. Мәшгульлек үзәгенә эш бирүчеләр чираттагы мәгълүматларны гына тапшырырга тиеш: буш яисә вакантлы эш урыннары булу-булмау турында мәгълүмат; квотага ярашлы, инвалидлар өчен эш урыннары булдыру турында мәгълүмат. Моның турыда 1991 елның 19 апрелендә кабул ителгән 1032-1 санлы 25 Федераль законында әйтелә. Эш бирүче мәшгульлек үзәгенә бу мәгълүматларны тапшырмый икән, оешма аңа 3000 сумнан 5000 сумга кадәр, ә җитәкчесен — 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф салырга мөмкин.
Шулай итеп, яңа отчет тапшырмаган өчен эш бирүчеләргә штраф салынмый, чөнки бу кагыйдә үтәү өчен мотлак түгел. Әмма пенсия реформасына бәйле, таләпләр үзгәрә, тиздән тиешле закон кабул итәчәкләр. Әлегә Дәүләт думасы пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне эштән бушаткан өчен җинаять җаваплылыгы ихтималлыгын күздә тоткан закон проектын өченче укуда кабул итте. Җинаять кодексында штраф күләме 200 мең сум яисә 18 айлык хезмәт хакы, яисә 360 сәгатьлек мәҗбүри эшләр каралган.
Эльвира ХӘСӘНОВА язып алды.
Читайте нас: