Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2018, 18:03

Башкортстанда яңа предприятие төзелә

Благовещенда косметик һәм текстиль матдәләр җитештерү буенча предприятие төзү планлаштырыла. Икътисади үсеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, проектның бәясе 100 миллион сум тәшкил итә.

Төзелеш барышында электр, газ һәм элемтә тәэминаты объектларын салырга кирәк булачак.
- Проект үзе 140 эш урыны булдыруны һәм 900 миллион сумнан артык инвестицияләр җәлеп итүне күздә тота, бу Благовещен моношәһәренең икътисадын диверсификацияләүгә йогынты ясый. Инвестпроект республиканы үстерү корпорациясе карамагында, - диелә пресс-релизда.
Инвестпроект химия сәнәгатен үстерүгә юнәлтелгән. Аның бурычларының берсе - тармакта импортны алыштыруга ярдәм итү. Тукыма-ярдәмче матдәләр – җепселле материалларны эшкәртү, буяу һәм бизәү вакытында кулланыла торган махсус препаратлар. Бу матдәләр текстиль материаллар җитештергәндә кирәк. Алар ярдәмендә тукыманың ябышучанлыгын һәм дымлануын киметергә мөмкин.
Читайте нас: