Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 октябрь 2018, 17:51

Башкортстанда яңа җитәкче: яңа башлангычлар, яңа өметләр!

Рөстәм Хәмитов отставкага китте, Русия Президенты Указы белән республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкару Радий Хәбировка йөкләтелде. 11 октябрьдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика гражданнарына үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуы турында мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.

— Хөрмәтле республика кешеләре! Хөрмәтле коллегалар!
Башкортстан Башлыгы вазыйфасында эшчәнлегем ахырына якынлашты. Минем тарафтан Русия Федерациясе Президенты исеменә, отставканы кабул итүен үтенеп, мөрәҗәгать юлланды. Бу — минем шәхси карарым һәм ул бар яклап та уйланылган. Сәбәп шунда: гамәлдәге законнарга ярашлы, 2019 елда үтәчәк Республика Башлыгын сайлауларда катнашу хокукым булса да, анда катнашырга җыенмыйм. Минем инануымча, яше өлкәнәеп барган җитәкчеләр үз эшчәнлекләрен туктату турында вакытында карар кабул итәргә һәм, өстән дә, астан да басымны көтмичә, лаеклы, уйланылган рәвештә һәм бернинди каршылыксыз эштән китә белергә тиешләр.
Федерация субъекты җитәкчесе эше, бигрәк тә Башкортстан кебек төбәктә, үзеңне тулысынча шуңа багышлауны, бик күп энергия һәм яңа идеяләр таләп итә. Мондый дәрәҗәдә эшчәнлек алып бару — яңа, яшь буын эше. Бүген заман даими үзгәрешләр кичерә һәм аларга һәр яктан, шул исәптән кадрлар сәясәтендә дә, ярак-
лашырга һәм туры килергә кирәк.
Отставкага китү турында карарны ни өчен язын түгел, ә бүген кабул иттем, дисезме? Эш асылына төшенү, республика халкында абруй яулау һәм 2019 елның сентябрендә үтәчәк сайлауларга әзерләнү өчен яңа командага вакыт кирәк. Ил Президенты тарафыннан киләсе алты елга билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен бу юнәлештәге эшне бүгеннән оештыру зарур. Республикада күчәкилүчәнлекне һәм тынычлыкны сакларга кирәк.
Сигез ел эшчәнлегем чорында күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм. Шуны өзеп әйтәм: халык мәнфәгатьләре минем өчен һәрвакыт барысыннан да өстен булды. Мин кешеләр, сезнең өчен эшләдем, хөрмәтле республикада яшәүчеләр. Гадел эшләдем һәм беркайчан да үземә законнарны бозуга юл куймадым.
Эшчәнлегемне тәмамлагач та мин очрашулар, әңгәмәләшүләр һәм бәйләнешләр өчен һәрвакыт ачык булачакмын. Минем фикерем һәм киңәшләрем кирәк икән, мин һәрвакыт алар белән уртаклашачакмын. Очрашулар кирәк икән, чакырыгыз, килермен, кайтырмын.
Дөрес карар кабул итүемә шигем юк. Башкортстан — искиткеч республика. Һәм мин безнең төбәгебез мәнфәгатендә көчемне сала алганлыгым белән ихлас бәхетлемен. Күп нәрсә эшләнде, алда исә яңа бурыч-максатлар көтә. Барысы өчен дә рәхмәт. Мин сезне хөрмәт итәм һәм яратам, — диде аерым алганда республика халкына мөрәҗәгатендә Рөстәм Хәмитов.
Шул ук көнне Русия Президенты Владимир Путин “Башкортстан Республикасы Башлыгының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында” Указга кул куйды. Аңа ярашлы, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов үз теләге белән отставкага китте.
Шул ук Указ белән Владимир Путин Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаруны Радий Хәбировка йөкләтте.
11 октябрьдә ул Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашу барышында Президент Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаруны Радий Хәбировка йөкләтүе турында белдерде.
Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау исә, гамәлдәге законнарга ярашлы, 2019 елның сентябрендә узачак.
Эшчәнлекнең нигезе: ачыклык, законлылык, нәтиҗәлелек
Шимбә көнне Дәүләт җыелышы-Корылтайда Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Русия Президенты Указы белән республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны депутатларга тәкъдим итте.
Ул Радий Хәбировның үзен нәтиҗәле эшләүче җитәкче буларак күрсәтүен, җаваплы вазыйфаны лаеклы башкару өчен тиешле сыйфатларга ия булуын ассызыклады.
Үз чиратында, Радий Хәбиров ышаныч күрсәткәне өчен ил Президентына рәхмәт әйтте һәм үзенең көчен, тәҗрибәсен, белемен республиканың арытаба үсешенә һәм халык тормышын яхшыртуга юнәлтәчәген белдерде.
— Башкортстан — Русия Федерациясенең көчле икътисади потенциалы, табигать ресурслары, кеше капиталы булган географик яктан уңайлы урнашкан уникаль төбәге. Ләкин арытаба үсеш, гражданнарның тормышын яхшырту бурычын бөтен көчләрне берләштергәндә генә үтәргә мөмкин, — диде ул.
Аның белдерүенчә, законнар чыгару, башкарма власть, хокук саклау органнарының, шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларының, предприятие һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренең көчен берләштереп кенә без уңышка ирешә алабыз.
— Эшебезне илнең күпмиллионлы халкы, республиканың һәр гражданы мәнфәгатьләреннән чыгып башкару зарур. Без аны Русия Президенты указларына нигезләнеп корачакбыз. Эшчәнлегебезне ачыклык, законлылык һәм нәтиҗәлелек нигезендә корырга тәкъдим итәм, — диде Радий Фәрит улы.
Башкортстанда яңа җитәкче: яңа башлангычлар, яңа өметләр!Җәмгыятьне берләштерү мөһим
Югарыда телгә алынуынча, Радий Хәбиров үзенең чыгышында җәмгыятьне берләштерү зарурлыгын билгеләде һәм моның төп эш принципларының берсе булачагын сызык өстенә алды. Әйтергә кирәк, аның яңа вазыйфадагы тәүге эш-гамәлләре үк шуның ачык мисалы булып тора.
Атап әйткәндә, Радий Хәбиров республиканың моңа кадәрге җитәкчесе Рөстәм Хәми-товка республика Башлыгы вазыйфасында сигез ел уңышлы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде һәм тәүге Указы белән аны “Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән бүләкләде. Шул ук көнне Радий Фәрит улы республиканың беренче Президенты Мортаза Рәхимов белән дә очрашты. Бу, беренчедән, аларга олы ихтирам билгесе булса, икенчедән, җәмгыятьне берләштерүгә мөһим адым буларак та бәяләргә мөмкин.
Шулай ук Радий Фәрит улының Русия мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин һәм Урыс Православие чиркәвенең Мәскәү патриархаты Башкортстан митрополиясе башлыгы, Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон белән очрашуы да күп нәрсә турында сөйли. “Без алар белән мөһим мәсьәләләр буенча киңәшләштек. Дин әһелләре республикада тынычлык һәм милләтара татулыкны ныгыту максатында бик күп эш башкара”, — дип язган Радий Хәбиров “Фейсбук” социаль челтәрендәге битендә.
Нәтиҗәлелек кирәк
Эшкә тәгаенләнүенең тәүге көнендә үк Радий Хәбиров төбәкнең көзге-кышкы чорга әзерлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Аның эшендә Хөкүмәт әгъзалары, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыклары катнашты.
Чарада юл-транспорт комплексын кышкы чорга әзерләү, торак-коммуналь хуҗалыкның җылыту чорына әзерлеге, коммуналь хезмәт-ләрнең тиешле техника һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеше мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Аның нәтиҗәләре буенча республика Хөкүмәтенә һәм муниципалитет җитәкчеләренә тиешле күрсәтмәләр бирелде.
Ә якшәмбе Радий Хәбиров эш сәфәре бе-лән “Башнефть” компаниясе предприятиеләрендә булды. Компания идарәсе рәисе Андрей Шишкин белән ул “Новоил”да — водород җитештерү җайланмасын, “Башнефть-Уфанефтехим” филиалында биологик чистарту корылмаларын карады.
— Махсус рәвештә тәүге сәфәремне “Башнефть”кә оештырдым, чөнки ул республиканың локомотивы һәм төп салым түләүчеләрнең берсе булып тора. Мин мондагы эш белән танышырга, икътисади процессларның ничек үтүен аңларга теләдем, — диде Радий Фәрит улы.
Ул шулай ук республиканың эре бизнес вәкилләре белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүен дәвам итәчәген белдерде.
— Эре бизнес, зур предприятиеләр салым базасын оештыра һәм республиканың үсешенә булышлык итә. Әлбәттә, бу мөнәсәбәтләр конструктив булырга тиеш. Эш урыннары, социаль өлкә, үсеш һәм халыкның иминлеге аларга да ныклы бәйләнгән. Шул ук вакытта республика территориясендә эшләүче предприятиеләр социаль җаваплы булырга, экология, табигатьне саклау мәсьәләләре белән шөгыльләнергә тиеш. Башкортстан эре предриятиеләрнең барысы белән дә яхшы мөнәсәбәт булдырды. Бу килә-чәктә дә сакланыр, дип ышанам, — диде Радий Хәбиров.
Киләчәгебез — яшьләр кулында
Радий Хәбировның Уфа дәүләт нефть-техник университетының яшьләр технопаркына эш сәфәре вакытында аның ректоры Рамил Бәхтизин уку йортының сәләтле укучыларны эзләүдәге казанышлары белән уртаклашты. Технопарк нигезендә нефть тармагының киләчәк инженерларын эзләү алып барыла. Биредә 3D-модельләштерү һәм прототиплаштыру, робот техникасы, виртуаль чынбарлык технологиясе, электроника нигезләрен өйрәнәләр.
Ректор белән бергә Радий Хәбиров уку йортының 70 еллыгы хөрмәтенә куелган чыгарылыш укучылары аллеясен карады. Ул нефть тармагы белгечләренең дүрт бронза скульптурасыннан гыйбарәт.
Социаль өлкәгә — ныклы игътибар
Шушы ук көнне республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфаның картлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йортында булды. Ул анда социаль-көнкүреш шартлары белән танышты, дежур персонал һәм анда яшәүчеләр белән аралашты.
Интернат директоры Булат Дәүләтханов белдерүенчә, бүген биредә 28-98 яшьләрдәге 260 кеше яши. 65 кеше инвалид коляскаларына береккән.
Радий Фәрит улы 80 кеше яшәгән шәфкатьлелек бүлекчәсе белән танышты. Җитәкче бу вакытта анда булган Башкортстан митрополиясе каршындагы волонтерлар белән дә сөйләште. Шулай ук ул авариядән соң инвалид креслосында гына хәрәкәт итүче Элеонора Маркова белән аралашты, шундый язмышка дучар булучыларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге белән кызыксынды һәм, проблемалар килеп туганда, ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Телемарафон: власть ачык булырга тиеш
Радий Хәбиров үзенең чыгышында һәр җәһәттән ачыклык булырга тиешлеген сызык өстенә алды. Ләкин бу популистлык түгел, ягъ-ни булдыралмаганны вәгъдә итүне аңлатмый. “Бөтен энергиямне, белемемне республиканың арытаба үсешенә, гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлтәчәкмен. Һәм сездән дә шуны таләп итәчәкмен”, — диде ул.
Республика тарихы яңа җитәкче белән дәвам итәчәк. Ул — көчле ихтыярлы, үз дигәнендә нык торучы, куйган бурычына ирешүчән, анык максатлы һәм киң белемле кеше. БСТ каналы үткәргән телемарафонда катнашучылар да аның шушы сыйфатларын билгеләде һәм Башкортстанның яңа җитәкчесенә зур өметләр баглануын белдерде.
Читайте нас: