Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь 2018, 18:58

Чәчкә урамында да асфальт булачак

Языковоның тагын бер урамына асфальт түшәячәкләр. Район үзәгенең яңа микрорайонында яшәүчеләр Чәчкә урамында юл ремонтлау эшләре башлануга игътибар иткәндер. Әлбәттә, бу вакыйга барысы өчен дә куанычлы, аеруча шушы урамда яшәүчеләр өчен.

Асфальт түшәү эшләре кайчан тәмамланачак? Казнадан күпме акча тотынылган? Шушы һәм башка сорауларга район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Таһир Мостаев җавап бирә:

— Чәчкә урамында автомобиль юлын ремонтлау “2018-2023 елларда Башкортстан Респбуликасы Благовар муниципаль районының урындагы әһәмияттәге гомум кулланышта булган автомобиль юлларын үстерү” муниципаль программасын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. Объектның подрядчысы — “Арслан промысел юлларын сафта тоту идарәсе” ҖЧҖ. Киселешләрне һәм башка юлларның килеп кушылуын исәпкә алып, автомобиль юлының гомум озынлыгы 4,126 км. Димәк, асфальт Чәчкә урамына гына түшәлмәячәк, шулай ук Басу һәм Болын урамнарыннан килеп кушылган юлларга да салыначак. Контрактның бәясе 34 млн. 854 мең 235 сум тәшкил итә.

Бүгенгә юл полотносын киңәйтү һәм нигезен ныгыту эшләре башкарылган. Гомумән ремонт эше 3 елга исәпләнгән, әмма район җитәкчелеге һәм генеральный подрядчик мәгълүм эшләрне кыска вакытта тәмамларга ниятли.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: