Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2018, 00:21

“Сайлауларның законлылыгына шикләнмәскә мөмкин”

Башкортстанда үтүче сайлаулар барышына карата Русия политологы Дмитрий Орлав та үз фикерен белдерде.

– Башкортстандагы хәл Русия төбәкләре өчен гадәти дип әйтер идем, – диде эксперт. – Бу – бердәм булып тавыш бирү, гадәткә кергән традицияләргә тугры булу һәм, һәрвакыттагыча, актив катнашу. Шуңа да активлык күрсәткечләренә һич аптырыйсы юк, көндезге 15 сәгатькә 30 проценттан артык булу – бик яхшы күрсәткеч.
Сайлау алды кампаниясе, миңа калса, “тыныч көндәшлек” шартларында үтте. Шул ук вакытта кампания бик позитив булды дип әйтергә кирәк, оппозиция үзен агрессив тотмады, киресенчә, алар үзләренең альтернатив программаларын тәкъдим итәргә тырышты.
Әлбәттә, шикаятьләр дә, сайлауны оештыруга кагылышлы кимчелекләр дә бар, ләкин аларның характеры да, саны да сайлауларның законлы үтүен шик астына куярга мөмкинлек бирми. Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар, һичшиксез, законлы дип табылачак.
Политолог фикеренчә, Дәүләт җыелышының эшчәнлеге нәтиҗәле булсын өчен барысының да стратегияне аңлавы мөһим. “Төрле партияләр вәкилләренең төбәкне үстерүдәге гомум җаваплылыкны аңлаулары мөһим. Моңардан тыш, әлбәттә, парламентта урындагы власть эшчәнлеген хокукый, законнар нигезендә тәэмин итәрдәй көчле бер партия булуы зарур. Менә шушы шартлар үтәлгән очракта Корылтайның эше дә конструктив, гражданнар өчен аңлаешлы һәм файдалы булачак”.
Читайте нас: