Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2018, 00:19

Сайлау участоклары ябылды

Башкортстанда Дәүләт җыелышы-Корылтайга һәм урындагы үзидарә органнарына сайлауларда тавыш бирү тәмамланды. Сайлау участоклары ябылды.

18:00 сәгатькә алынган мәгълүматлар буенча, республиканың 40,26 процент гражданы сайлауларда катнашкан. Сайлаучылар исемлегендә 3 миллион 50 мең 303 кеше. Агымдагы елның 1 июленә булган мәгълүматлар буенча, нәкъ шулкадәр кеше сайлау хокукына ия.
Алтынчы чакырылыш Корылтайга сайлауларда 49,27 процент республика сайлаучысы КОИБлар ярдәмендә тавыш бирде. Заманча җайланмалар 811 сайлау участогына куелган иде.
Читайте нас: