Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 сентябрь 2018, 18:31

Сайлаудан соң - ярминкәгә!

Бүген Краснокама районы үзәге - Николо-Березовкада көзге ярминкә үтә. Анда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр үзләренең продукциясен тәкъдим итә. Тәҗрибә күрсәтүенчә, ярминкәдә ит, сөт продуктлары, бал, балык, бәрәңге һәм башка яшелчәләр, ашлык, фураж, печән, салам, утын, тирескә ихтыяҗ зур була.

- Ярминкә - авыл халкы өчен бик тә кирәк, мөһим чара. Халык арзан хакка кирәкле товарларын ала, кышкылыкка запас туплый. Ярминкәнең нәкъ сайлау көнендә үтүе дә бик уңайлы: сайлауга баргач, кайтышлый базарга керәсең, кирәкле әйбереңне аласың. Халыкның авызында бүген сүз сайлаулар турында гына, бер-берсеннән: "Син бардыңмы әле?" - дип сорашалар. Бу, чыннан да, безнең киләчәк язмышыбызны хәл итә торган мөһим чара. Мин барып, үзебезнең участокта тавыш биреп кайттым, - ди Николо-Березовкада яшәүче Рәмзия Якупова.
Районның барлык участоклары да бүген иртәнге сигездә ачылды. Һәрберсендә музыка уйный, төрле чаралар, Ачык ишекләр көне үткәрелә, бик күп участокларда сәүдә нокталары эшли. Район халкы сайлауларда актив катнаша.
Читайте нас: