Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 сентябрь 2018, 19:14

Һәммә сайлаучы өчен мөмкинлек бар

Республикада бүген 261 меңнән артык инвалид яши. Алар өчен сайлау участокларына үтеп керү мөмкинлеге булдырылган. Сайлау участокларының күпчелеге беренче катларда урнашкан.

Сукыр, чукраклар өчен Уфада, Стәрлетамакта, Бәләбәйдә һәм Белоретта алты махсуслаштырылган участок оештырылган. Һәр икенче сайлау пункты пандуслар белән җиһазландырылган.
Инвалидлар арасында, шулай ук, "Мобиль сайлаучы" технологиясе популяр. Интернатларда, ветераннар йортларында, дәваханәләрдә һәм шифаханәләрдә булучыларның да бүген граҗданлык хокукларын үтәү мөмкинлеге бар.
Читайте нас: