- Бездә андый авыллар күп түгел, һәр торак пунктка юллар бар, - диде ул. - Ләкин һәр авылда да сайлау участогы оештырып булмый. Өч меңнән артык авыл кешесе сайлау урынына барып җитсен өчен автобус рейслары булдырылды. Бу мәсьәләгә сайлауга әзерлек барышында ук зур игътибар бирелде, мәгьлүмат халыкка җиткерелде. Транспорт оешмалары белән килешүләр төзелде, мәктәп автобуслары җәлеп ителде, - диде ул.