Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 сентябрь 2018, 18:29

Бүген Ачык ишекләр көне дә!

Сайлаулар уңаеннан Әлшәй районында оештырылган чара үзенең төп максатына иреште, дип әйтергә мөмкин. Тавыш бирүдә зур активлык күрсәтелеп, 12 сәгатькә кадәр үк сайлауда катнашучылар саны исемлектә теркәлгәннәрнең яртысыннан күбрәген тәшкил итте.

Участокларына килгән сайлаучылар өчен эшлекле очрашулар оештырылды. Атап әйткәндә, Әлшәй районы Советы, шулай ук авыл биләмәләре депутатлары кызыксындырган сораулары буенча халыкны кабул итү үткәрде. Мәсәлән, депутат Артур Шәрипов - Раевканың 2нче мәктәбендә, Ринат Зарипов Шафран авылы биләмәсе хакимиятендә гражданнарны кабул иттеләр. Моннан тыш, сайлаучыларга район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләреннән консультацияләр алу мөмкинлеге дә бирелде.
Әйткәндәй, сайлауга килүнең күзгә күренеп торган янә бер файдасы – күпчелек участокларда район үзәк дәваханәсе табиблары да кабул итүләр үткәрде. Бер үк вакытта кан басымын үлчәтергә, гәүдә авырлыгын тикшертергә дә мөмкин иде.
Ачык ишекләр көнендә район үзәгендәге белем бирү, мәдәният учреждениеләренең дә тәкъдимнәре зурдан булды. Атап әйткәндә, район китапханәләре китап укучыларны кызыклы чаралар белән җәлеп итте. Алар арасында китап күргәзмәләре зур уңыш казанды, дип әйтергә мөмкин. Мәктәпләрдәге музейларга да халык агымы зур иде.
- Гомумән, нәкъ менә сайлау көнендә Ачык ишекләр көне оештыру гаять отышлы килеп чыкты, чөнки тавыш биреп, гражданлык бурычларын үтәүчеләргә бай ял программасы да тәкъдим ителде, - ди район күләмендәге чараның кураторы, Әлшәй районы хакимиятенең спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов. - Район үзәгендәге сайлау участокларының һәрберсе янында ачык һавада концертлар оештырылды. Бу җәһәттән авыллар биләмәләре дә сынатмады, үзенчәлекле концертлар, чын мәгънәсендә, авыл бәйрәмнәренә әверелде. Шуңа да сайлаулардагы күтәренке рух Дәүләт җыелышы-Корылтайның яңа составының эшчәнлегенә дә зур йогынты ясар, дип ышанабыз.
Читайте нас: