Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 сентябрь 2018, 17:20

Тавыш бирү дәвам итә

Районда яшәүчеләр муниципаль берәмлек хакимиятенең, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче дәүләт һәм муниципаль оешмаларның 2018 елдагы эш нәтиҗәләренә бәя бирә ала.

Интернет-сораштыру “Башкортстан Республикасы тавышы” порталында 2018 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр үткәрелә. Анда мәгълүм порталда теркәлгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Интернетка тоташтырылган компьютер яисә теләсә нинди мобиль корылма гына кирәк.
Сораштыру Русия Федерациясе Президенты һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы указларын үтәү йөзеннән урындагы үзидарә органнарының транспорт хезмәтләндерүен оештыру, автомобиль юлларын тоту һәм торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрү максатында үткәрелә.
Анда катнашу өчен https://golos.openrepublic.ru/polls/39/ сылтамасы буенча күчәргә кирәк.
Читайте нас: