Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 сентябрь 2018, 17:05

Комендант сәгате файдага

Җәйнең үткәнен дә сизми калдык, ике-өч көннән көзгә аяк басачакбыз. Шуңа бәйле исегезгә төшерәбез, көз көне комендант сәгате вакытында балигъ булмаганнар өчен чикләүләр тагын да катгыйлана.

2010 елның 14 июлендәге “Башкортстан Республикасында бала хокукларының төп гарантияләре турында” 294-з санлы БР Законына ярашлы, үсмерләрне саклау максатында “төнге вакыт” билгеләнгән – кичке 10нан иртәнге 6га кадәр 17 яше тулмаган гражданнарга җәмәгать урыннарында ата-аналарыннан яисә законлы вәкилләреннән башка йөрү тыела. Җәйге чорда “төнге вакыт” ике сәгатькә кыскартылган иде.

Бу чара балигъ булмаганнар арасында җинаятьләр санын киметү һәм үсмерләрнең караучысызлыгын булдырмау, шуның белән мохтаҗ балаларны яклау максатында кабул ителгән.

Килешерсез, дип уйлыйм, бүгенге яшьләр, моннан илле ел элекке белән чагыштырганда, бөтенләй башка тормыш белән яши. Аларның тизрәк үсеп үзаллы буласы килә, ата-ана үгет-нәсыйхәтләрен тыңламый, үзләренчә яшәргә омтыла. Шуңа, әти-әниләренә үзләренең үзаллылыгын һәм үсеп җитүен исбат итү өчен, балаларның йорттан чыгып китү очраклары ешайды. Ничек кенә кызганыч булмасын, аларның күпләре кире әйләнеп кайтмый. Кайбер әти-әниләр баласына берничек тә йогынты ясый, аның тәртибен үзгәртә алмый. Менә шуларны исәпкә алып, дәүләт органнары балаларны бәхетсезлек очракларыннан саклауга, күп кенә әти-әниләрне газизләре өчен кайгырудан коткаруга өметләнеп югары дәрәҗәдә комендант сәгате керткән дә инде.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: