Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 сентябрь 2018, 17:10

Донос өчен түли башлаячаклар

Русиялеләр җинаятьләрне ачарга һәм гаеплеләрне тотарга ярдәм иткән өчен бүләк рәвешендә берничә миллион сум акча алырга мөмкин. Русия Эчке эшләр министрлыгы шундый боерык чыгарган.

Бүләкләр күләме — 50 мең сумнан 10 миллион сумга кадәр. 500 мең сумга кадәр бүләк - Эчке эшләр министрлыгының урындагы органы җитәкчесе яисә аның урынбасары, 3 миллион сумга кадәре — эчке эшләр министры урынбасары, аннан артканы министр карары буенча биреләчәк.
Акча хәбәр итүченең кулына бирелә яисә банк картасына күчерелә ала.
Әлегә кадәр полиция бүләкне аерым очракларда куркыныч җинаятьчеләрне тотуда ярдәм күрсәтүчеләргә премия рәвешендә бирә иде. Хокук саклау органнарының махсус фонды юк, акча ведомствоның эчке ресурсларыннан бүленә.
Читайте нас: