Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 август 2018, 18:36

Экология. Технология. Хәвефсезлек

Гражданнарны кабул итү көнендә, ул район хакимиятенең кече залында үтте, Башкортстан Республикасының табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыевка благоварлылар өлгереп җиткән һәм көнүзәк мәсьәләләре белән килде.

Языковода яшәүчеләрнең берсе янә торак пункт янында урнашкан биологик чистарту корылмалары станциясенең эше турында мәсьәләне күтәрде. Аның әйтүенчә, объектны файдалануга тапшырганнан бирле якын-тирә йортларда яшәүчеләр аннан таралган шакшы истән җәфалана. Гражданка “Биологик чистарту корылмасын авылга якын төзү дөресме?” дигән сорау бирә.

— Әйтергә кирәк, бу мәсьәлә югары дәрәҗәдә дә тикшерелде. Чистарту корылмалары тирәсендәге су һәм һаваның экологик нормаларга туры килү-килмәве тикшерелде. Экспертиза су күрсәткечләренең гомум кабул ителгән нормаларга туры килмәвен күрсәтте. Нәтиҗәдә әлеге җитешсезлекләрне бетерү өчен тиешле чаралар күрелде. Хезмәтләндерүче оешма тарафыннан юл куелган кимчелекләрне инкарь итеп булмый. Мәсәлән, тикшерү барышында ачыклануынча, объектны эшләтеп җибәрүнең беренче этабы ук нормаларга җавап бирмәгән булган, шул сәбәпле кешеләр арасында канәгатьсезлекләр тудыруга китергән проблема барлыкка килә. Хәзер ул өлешчә хәл ителде. Июль аеннан объектны яңа оешма хезмәтләндерә башлады, аңа зур ышаныч белән карыйбыз. Белгечләр укып кайткан, технологлар эшне җайга салу белән мәшгуль. Көзен чистарту корылмалары тирәли агач утырту планлаштырыла. Киләчәктә әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк, объектны файдалану даими күзәтү астында булачак.

Район Советы депутаты Дмитрий Школин да Илдар Рим улына мөһим сорау белән мөрәҗәгать итте. Халык сайланучысы һәм сунарчы буларак, аны ассоциацияләр буенча куш тояклыларны атуга бүленгән квоталар саны борчый. Аныңча, алар артык югары. Мәсәлән, безнең район территориясендә кыр кәҗәләре болай да аз, шуңа карамастан аларны атуга 79 квота каралган. Министр мөрәҗәгать итүченең сүзләре белән килешүен белдерде һәм мәсьәләгә ачыклык кертергә сүз бирде.

Билгеле ки, бу көнне “чүп-чар” темасы благоварлыларны борчыган иң көнүзәк мәсьәлә булып чыкты. Первомайский авыл биләмәсе башлыгы Замира Мозговая 2019 елның 1 гыйнварыннан каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм үтильләштерүнең яңа системасы кертелүгә бәйле ризасызлыкларны әйтте. Мәгълүм булуынча, авыл биләмәләрендә җыеннар үткәреп, авыл халкына чүп җыю һәм түгүнең яңа система буенча ничек гамәлгә ашырылачагын аңлатканнар. Булган чүплекләр бетереләчәк. Каты коммуналь калдыкларга бәйле бөтен эш хәзер төбәк операторы иңендә булачак.

— Кешеләр алда көтелгән тарифлар җәһәтеннән канәгатьсезлек белдерә. Чүп түккән һәм үтилләштергән өчен бер кешедән ай саен 200 сумга якын акча түләтәчәкләр. Авылда яшәүчеләр моның белән риза түгел. Бүген алар чүп түккән өчен бер кешегә ай саен 56 сум түли. Шулай ук чүплекләрне бетерү өчен кайдан акча алырга дигән сорау да борчуга сала, — диде Замира Эльбрус кызы.

— Каты коммуналь калдыклар өлкәсендә үзгәртеп корулар башланды гына, һәм әлеге юнәлештә эшне җайга салу өчен байтак вакыт кирәгәчәк. Алдан ук шунысын әйтергә телим, чүп түгү һәм үтилләштерү өчен тарифлар төбәк операторы тарафыннан расланмаган әле. Аннан тыш, моның өчен норматив яисә факт буенча түләргә мөмкин булачак, мәсәлән, газ һәм су өчен норматив яисә исәп приборы буенча түләгән кебек. Биредә кешеләрнең уртак җаваплылык тоюы мөһим. Чөнки берничә йортка бер контейнер куячаклар. Һәм чүп никадәр азрак булса, шулкадәр кимрәк түләячәкләр.

— Ә бу авылларда азрак түләр өчен чүпне тәгаен урынга түгел, ә якын-тирә агачлыкларга илтеп түгүгә китермәсме?

— Бу хәлгә юл куймас өчен халык арасында туктаусыз аңлату эше алып барырга кирәк. Кешеләр үзләре чисталык сакларга һәм эчке мәдәният дәрәҗәсен күтәрергә тиеш. Шуның белән бергә күзәтү органнары эшен көчәйтәчәк. Чүпне тиеш булмаган урынга түккән өчен җитди административ җаваплылык каралган, штрафлар билгеләнгән.

Гражданнарны кабул иткәннән соң, Илдар Һадыев эш сәфәре белән чистарту корылмаларында, “Благоварпластмасс”, Благовар селекция-генетика һәм Уфа селекция-гибрид үзәкләрендә булды.

Айсылу ХӘСӘНОВА.

С.Константинов фотосы.