Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 август 2018, 14:17

22 август - Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне

Россиядә ел саен 22 августта Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Русия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган.

1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Русия флагы күтәрелде.
Беренче тапкыр ак-зәңгәр-кызыл флаг Алексей Михайлович идарә иткән чорда 1668 елда Голландия инженеры Давид Бутлер төзегән "Орел" рус хәрби кораблендә күтәрелгән. "Орел" яңа флаг белән озак йөзмәгән, Идел буйлап Әстерханга кадәр барганда аңа ут төрткәннәр.
Өч төсле флагның законлы "атасы" итеп Петр I танылды. Ул 1705 елның 31 гыйнварында сәүдә судноларында ак-зәңгәр-кызыл флаг күтәрергә кирәклеге турында Указ чыгарган, үзе үрнәген сызган һәм горизонталь полосалар тәртибен билгеләгән.
Петрның төсләрне нәрсәдән чыгып сайлавы табышмак булып калган. Русия флагы төсләрен "Орел"ны төзегән голландияле тәкъдим иткәннәрдер дигән сүз дә бар.
Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.
Флаг рәсми статуска 1896 елда гына ия булган.
1918 елның апрелендә болшевик Яков Свердлов инициативасы буенча әламне кызыл төскә алмаштыру турында карар кабул ителгән. Ә 1991 елның 22 августында Русия парламентарийлары коммунистлар карарын гамәлдән чыгардылар һәм тарихи әлам Русия Федерациясенең рәсми һәм тантаналы вакыйгаларында дәрәҗәле урын алды.
Читайте нас: