Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 август 2018, 19:03

Урындагы башлангычлар берләштерә

10 августта Первомайский авыл биләмәсенең Иске Сынны авылында балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы ачылды. Бу вакыйга урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы аркасында мөмкин булган.

Авылда яшәүчеләр беренче чиратта хәл ителәсе проблеманы сайлаган һәм гомум эшкә үзләре 45 мең сум акча җыйган. Финансларның күп өлеше республика һәм урындагы бюджеттан бүленгән, спонсорлар да ярдәм күрсәткән. Шулай итеп, уртак тырышлык белән мәсьәләне хәл итүгә ирешкәннәр.

Әмма тормышта бөтен нәрсәне дә акча гына хәл итми. Проектны гамәлгә ашыру өчен инициатив төркем алдан зур оештыру эше алып барган. Халык аның рәисе итеп Гөлсинә Әхтәм кызы Закированы сайлап ялгышмаган. Ул авылдашларының ышанычын тулысынча аклаган, шуңа җавап итеп, Первомайский авыл Советы АБ башлыгы Замира Эльбрус кызы Мозговая аны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Шулай ук урындагы фельдшер С.Хангилдина, спонсор И.Миңнегалин, зур активлык күрсәткән И.Мерзляковага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә мәсьәләләре буенча урынбасары Таһир Флюр улы Мостаев, мәйданчыкны ачу тантанасында катнашып, әлеге вакыйганың урындагы халык һәм җитәкчелекнең үзара уңышлы хезмәттәшлек итү мисалы булуын билгеләде.

Район буенча ППМИ кураторы, хакимиятнең яшьләр, спорт һәм социаль сәясәт бүлеге җитәкчесе Азат Радик улы Мофазалов авылда яшәүчеләрне артабан да шулай актив булырга, өлгереп җиткән мәсьәләләрне берлектә хәл кылырга чакырды.

—Сезнең проект тоташ республика буенча шундый 600 проект арасыннан сайлап алынган. Күрүебезчә, программа ярдәмендә хәл ителмәстәй тоелган мәсьәлә хәл ителде. Мондый мисалларны артабан да дәвам итәргә мөмкин, мәсәлән, Таңда – мәдәният йорты, Былышлыда фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды, Топоринкада яңа юл салачаклар, кыскасы, бик күп мәсьәләләр урыныннан кузгалды, — диде ул.

Үзенең укучылары һәм ата-аналар шатлыгын уртаклашырга Первомайский мәктәбе директоры Сергей Алексеевич Шабрин да килгән иде, ул җыелучыларга ныклы сәламәтлек, имин тормыш, мәйданчыкның кешеләргә озак еллар хезмәт итүен теләде.

Мәйданчык ачылу уңаеннан зур шатлык кичерүче балалар да җавапсыз калмады, рәхмәтләрен шигырь белән җиткерде, соңыннан тасманы кистеләр һәм бала-чага яңа таган, таучык, карусель, спорт комплексын сынап карарга ашыкты.

Авыл биләмәләрендә көн кадагында булган күп кенә проблемаларның хәл ителеше, иң беренче чиратта, урындагы халыкның активлыгына бәйле булуына беренчегә генә инанмыйбыз, шуңа, тагын бер кабатлыйбыз, бердәм булсаң, таулар актарырга мөмкин.

Ирина МАКСИМОВА.

С.Константинов фотосы.
Читайте нас: