Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 16:52

Яхшы логистика булдыру зарур

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кытайның "Синьхуа"мәгълүмат агентлыгы һәм Үзәк телевидениесе хәбәрчеләре белән аралашканда хәл ителәсе мәсьәләләргә дә тукталды.

- Республика Кытайга ашлык, сөт озатырга әзер. Әмма каршылыклар да бар. Кытай Халык Республикасына азык-төлек кертүгә рөхсәт бирә торган документлар белән барысы да аңлашылып бетми, - дип белдерде ул. - Предприятиеләрне планлаштыруда техник таләпләр буенча тулысынча килешү юк. Чөнки алар һәр илдә дә үзенчә. Проектларны финанслау нигезен тәэмин итү белән дә шулай. Товарларның таможнядан узуын җайга саласы бар. Безнең белгечләр бу мәсьәләләрне җентекле тикшерә.
Бу бер көнлек эш түгел, билгеле. Әлегә Русия белән Кытай арасында товар әйләнешен булдыру өчен транспорт инфраструктурасы булдыру өстендә эш бара.
Көнбатыш Кытай чигеннән Европага салынучы автомобиль юлы безнең республика аша да үтәргә тиеш. Бездән 400 километрда Ырынбур өлкәсендә чик аша үтү оештырыла, ә 280 километр ераклыкта, Чиләбе өлкәсендә, Кытайга юлланасы товарлар терминалы эшли. Кыскасы, логистика, инфраструктура формалаша.
Читайте нас: