Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 16:56

Уфадан көнчыгыш чыгу юлы төзеләчәк

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Яңа үсеш банкы турында Кытай Үзәк телевидениесе хәбәрчеләре сорауларына җавап бирде.

- Яңа үсеш банкы безнең республикада инфраструктура проектын гамәлгә ашыруда зур ярдәм күрсәтә. Башкортстан аннан Уфадан көнчыгыш чыгу юлын төзү өчен кредит алачак. Бу - бик зур проект, якынча 600 миллион доллар кирәк булачак. Бу эшне башлап җибәрү өчен Банк республикага 100 миллион доллар бирәчәк. Быел тиешле карар кабул ителер дип өметләнәбез. 2019-20 елларда төзелеш башланачак һәм ул 2022 елда тәмамланырга тиеш, - дип белдерде Рөстәм Зәки улы.
Читайте нас: