Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 17:35

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе

Июльнең 1еннән августның 31енә кадәр республикада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе үтә. Аны Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы һәм “Гаилә” Республика ресурс үзәге ДБУ оештыра.

Мәгълүм акция 2011 елдан башлап ел саен үткәрелә. Балаларны яңа уку елына әзерләү максатында гуманитар ярдәм гамәлгә ашырыла. Канцелярия товарлары, уку кирәк-яраклары, дәфтәрләр, балалар иҗаты өчен җыелмалар — бары тик өр-яңа килеш; портфельләр, мәктәп формасы, уку әсбаплары, нәфис әдәбият — яңа яисә яхшы торышта кабул ителә.
Гуманитар ярдәм “Гаилә” районара үзәгенең безнең райондагы бүлегендә Языково авылы, Пушкин урамы, 13 адресы буенча 5нче бүлмәдә кабул ителә. Сораулар белән бүлек белгечләренә 2-28-21 телефоны аша шалтыратырга мөмкин. Җыелган уку кирәк-яраклары БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының территориаль органында исәптә торган гаиләләргә, инвалид балаларга, ятим балаларга һәм әти-әни назыннан мәхрүм балаларга, күпбалалы, аз тәэмин ителгән һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләдә тәрбияләнүче балаларга тапшырылачак.
Районда яшәүчеләрне, шулай ук учреждениеләрне, коммерция һәм иҗтимагый оешмаларны авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга мәктәпкә әзерләнергә ярдәм итүләрен сорыйбыз һәм хәйрия акциясендә актив катнашырга чакырабыз.
Акция тәмамлангач актив катнашучылар турында мәгълүмат район гәзите битләрендә, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтында (www.mintrudrb.ru) һәм Башкортстаннның Гаилә порталында (www.семьярб.рф) урын алачак.
Читайте нас: