Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 16:49

Кытай туристларын көтәбез!

Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Кытайның “Синьхуа”мәгълүмат агентлыгы һәм Үзәк телевидениесе хәбәрчеләре сорауларына җавап бирде. Аерым алганда, туризм үсеше турында ул тәбәндәгеләрне бәян итте.

- Соңгы елларда Башкортстанда туризм киң үсеш ала, - диде ул. - Без, шулай ук, Кытай Халык Республикасы туристларының бездә ял итүен теләр идек. Без аларга совет чорына караган әйберләрне дә күрсәтә алабыз. Үткән гасыр башында Уфага Владимир Ильич Ленин монда сөргендә булган хатыны Надежда Крупская янына килә. Безнең якларда революциягә кагылышлы күп вакыйгалар булып үткән, бу тарихи урыннар Кытай туристларына да кызыклы булырына ышанам. Шулай ук бездә искиткеч табигать һәм яхшы музейлар бар.
Кытайдан туристлар ташкыны артыр дип исәп тотабыз. Без әлегә бу юлның башында гына торабыз. Кытайдан Уфага туры авиарейслар да ачылыр, дип ышанам. Ул чакта инде хәл тамырдан үзгәрәчәк.
Читайте нас: