Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 17:29

Чүп түгү буенча яңалык кертелә

Яисә район биләмәсендә каты коммуналь калдыклар (ТКО) белән эш итүнең яңа системасына күчү турында

Соңгы көннәрдә авыл биләмәләрендә үткән гражданнар җыеннарының көн кадагына каты коммуналь калдыкларны җыю һәм утильләштерүне камилләштерү мәсьәләсе куела. Без район хакимияте башлыгының төзелеш, архитектура, транспорт һәм элемтә мәсьәләләре буенча урынбасары Таһир Флюр улы Мостаев Каргалы авыл Советы авыл биләмәсендә үткәргән шундый җыелышта катнаштык. 2019 елның 1 гыйнварыннан “Производство һәм кулланыштагы калдыклар турында” 89 санлы Федераль закон көченә керә һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасы кулланыла башлый. Аның төп пунктлары түбәндәгедән гыйбарәт – эш төбәк оператолары белән килешүләр нигезендә алып барылачак, анда оператор тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләр – чүпне җыю һәм түгүдән башлап утильләштерү һәм законсыз чүплекләрне бетерүгә кадәр – өчен мәҗбүри түләү карала.

Безнең республика биш зонага бүленгән, безнең район “Уфа шәһәре махсус автохуҗалыгы” МУП хезмәтләндерәчәк Үзәк зонага керә. Җыелышларда чүпне җыю ысулын, урынын һәм чыгару графигын билгеләргә кирәк.

Каргалылар чүпне капчыкка җыюны кулай дип тапты, аны мәгълүм бер урынга җыячаклар һәм махсус машина билгеле бер вакытта төяп алып китәчәк. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр исә контейнерга җыюны сайлый, ягъни даими рәвештә мәгълүм бер урында контейнер торачак.

Таһир Флюр улына төбәк операторы хезмәтләреннән файдаланмаска һәм килгән квитанцияләр буенча түләмәскә, ә чүпне үзаллы эшкәртергә мөмкинме дигән сорауны күп бирделәр. Сорауга җавап бер булды – юк. Бу эшне үзаллы оештыра алмавыбыз көн кебек ачык һәм күз алдында. Языково авыл биләмәсенең Заречный авылы янындагы чүплекне генә карагыз. Анда узган елда гына тәртип урнаштырып, якын-тирәдә яшәүчеләргә тәртип саклауларын һәм чүп-чарны юл буенда калдырып китмичә, тиешле урынына барып җитүләрен үтенеп мөрәҗәгать иттек. Тик бу үтенечне бик сирәкләр генә ишетте. Ә инде су буйларына барсаң, урман, басуларга аяк бассаң, табигать кочагында ял итәргә яратучыларның экология турында уйлап та бирмәүләренә шаһит буласың. Үзләре артыннан чүп-чарны да җыя алмыйлар.

Каргалыда яшәүчеләрнең берсе әйтүенчә, бу турыда күпме генә сөйләмик, күпме генә тикшермик, әмма чүп турында мәсьәлә күптән өлгереп җитте һәм хәл кылуны таләп итә.

P.S. Материалны басуга әзерләгәндә БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында республика территориясендәге дүрт төбәк операторы белән киңәшмә үтте. Таһир Флюр улы халыкның билгеләнгән норматив буенча түгел, ә фактик чүп өчен түләү мөмкинлеге турында мәсьәлә күтәрде. Аның әйткәннәре игътибарга алынды, һәм каты коммуналь калдыклар белән эш иткән өчен түләүне авылда яшәүчеләр файдасына хәл итү мөмкинлеге бар. Исегезгә төшерәбез, төбәк операторлары 2019 елның 1 гыйнварыннан тулы куәтенә эшли башлаячак.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: