Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 16:55

БРИКС-2018 саммитыннан ниләр көтәбез?

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кытайның “Синьхуа” мәгълүмат агентлыгы һәм Үзәк телевидениесе хәбәрчеләре сорауларына җавап бирде.

- Без Уфада БРИКС саммитының ничек үтүен һәм ул чакта нинди мөһим карарлар кабул ителүен хәтерлибез. Аерым алганда, Яңа үсеш банкы Уфада кабул ителгән карарлар буенча ачылды. Көньяк Африка Республикасындагы саммит та мөһим мәсьәләләр күтәрә. Иң элек бу, әлбәттә, санлы икътисад, заманча технологияләр, илләр арасында фән өлкәсендәге алдынгы казанышлар белән алмашу.
Моннан тыш, БРИКС илләренең сәүдә өлкәсе мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле фикер алышулар булачак. Шулай ук, АКШ ягыннан санкцияләр, Көнбатыш партнерларның Русиягә, Кытайга мөнәсәбәте белән бәйле хәлләр дә читтә калмас. Кытай һәм Һиндстан кебек зур илләр дөнья икътисадының санкцияләрсез һәм "сәүдә сугышлары"сыз үсешүендә аеруча нык кызыксына. Һичшиксез, Русия дә барлык халыкара мәсьәләләрнең ачык һәм гадел нигездә хәл ителүе яклы.
Читайте нас: