Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 16:54

Башкортстан белән Кытай арасында товар әйләнеше арта

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кытайның “Синьхуа” мәгълүмат агентлыгы һәм Үзәк телевидениесе хәбәрчеләре сорауларына җавап биргәндә икътисад өлкәсенә дә тукталды.

— Уфадагы ШОС һәм БРИКС саммитларыннан соң без Кытай һәм Русия, атап әйткәндә, Башкортстан, бизнес даирәләренең үзара активлыгы үсүен билгелибез.
2012-14 елларда Башкортстанга Кытай Халык Республикасыннан 8 делегация килсә, 2015-18 елларда аларның саны 50дән артык булды. Бүген без Кытайдагы партнерларыбыз белән даими бәйләнештә торабыз. Эш бик күп юнәлешләр буенча алып барыла.
Кытай белән товар әйләнеше артуы мөһим. Бүген ул Башкортстанның тышкы икътисади товар әйләнешенең 14-15 процентын тәшкил итә. Кытайга озатылган продукция төрләре арта. Әлегә экспорт импортны уздыра. Кытайга, нигездә, химия сәнәгате подукциясе, беренче чиратта, ягулык озатыла. Моннан тыш, Кытай төбәкләре белән 20гә якын килешү һәм меморандум төзелгән. Алар эшли башлады. Әлеге сәфәр вакытында ике яктан да җиһазлар, техника, химия продукциясе сату турында фикер алышынды.
Читайте нас: