Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 16:50

Башкорт балын - Кытайга!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кытайның "Синьхуа" мәгълүмат агентлыгы һәм Үзәк телевидениесе хәбәрчеләренә ике арадагы хезмәттәшлек мөмкинлекләрен ачты.

- Башкорт балы - ул, әлбәттә, республиканың визит карточкасы, - диде ул. - Бүген бу татлы ризыкның Кытай Халык Республикасына экспорты башланды. Без беренче сынау партияләрен саттык һәм яхшы фикерләр ишеттек. Әлеге көндә без сыйфат стандартларын саклау мәсьәләләре өстендә эшлибез. Киләчәктә башкорт балын чит илләргә сату даирәсен киңәйтәчәкбез, шул исәптән, Кытайга да.
Читайте нас: