Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 июль 2018, 17:04

Агыйдел күпере ачылды

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Агыйдел елгасы аша иске күперне ремонтлау буенча бирелгән боерыгы үтәлде: ниһаять, бүген күпер ачылды!

Ул кышын ябылган иде. Ремонт барышында өстәмә проблемалар ачыкланды. Республика күперне ремонтлауга 37,5 миллион сум бүлгән. Аны сафка кертү белән ике полоса буенча шәһәрдән чыгу мөмкинлеге ачылды. Ләкин күпердә җиңел машиналар гына йөрергә тиеш. Моннан тыш, анда тизлек сәгатенә 40 чакрым белән чикләнә.
Күршедәге яңа күпердә реверсив хәрәкәт сакланачак. Өч полоса - шәһәргә керү, өчесе чыгу юлы булачак.
Быел республикада 20 күпер ремонтланырга тиеш. Бу максатларга бюджеттан 290 миллион сум юнәлтеләчәк.
Читайте нас: