Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июль 2018, 18:25

Тармакка югары бәя бирелде

Мәскәүдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты.

Рөстәм Хәмитов республикада гамәлгә ашырылган инвестицион проектлар, булдырылган яңа эш урыннары турында сөйләде. Очрашуда катнашучылар төбәктә агросәнәгать комплексының төп юнәлешләре – сөт һәм ит терлекчелеге үсеше турында фикер алышты.
Төбәк җитәкчесе Дмитрий Патрушевны республикада агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен арытаба үстерү максатында булдырылган сөтчелек тармагын һәм ит терлекчелеген үстерү буенча комплекслы программалар белән таныштырды.
Республика, шулай ук, 2017-25 елларга авыл хуҗалыгын фәнни-техник үстерү федераль программасын су кошлары токымнары һәм дуңгызчылык өлкәсендә генетиканы үстерү юнәлешләре белән тулыландыру башлангычы белән чыкты.
Димитрий Патрушев Башкортстан авыл хуҗалыгы тармагының уңай динамикасын, шулай ук, Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының төбәкнең перспективалы башлангычларына ярдәм итәргә әзер булуын билгеләде.
– Без Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән озак еллар дәвамында уңышлы хезмәттәшлек итәбез, – диде Рөстәм Хәмитов. - Дмитрий Николаевич авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче субъектлар арасында Башкортстанның төп төбәкләрнең берсе булып торуын раслады. Без Башкортстанда авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендә алып барылган эшчәнлеккә министрдан тагын бер тапкыр югары бәя алдык.
Читайте нас: