Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июль 2018, 18:03

Төзелешне онлайн-режимда күзәтергә мөмкин

Языково үзәк район дәваханәсенең дәвалау корпусына янкорма төзелешен Башкортстан Республикасы Капиталь төзелеш идарәсе Дәүләт казна учреждениесенең рәсми сайтында (http://objects.uksrb.ru) онлайн-режимда күзәтергә мөмкин. Дәүләт контракты таләпләренә ярашлы территориядә видеокүзәтү урнаштырылган.

Төзелешнең агымдагы елның гыйнварында башлануы турында язган идек инде. Бүгенгә икенче катның стенасын кирпеч белән күтәрә башлаганнар. Генераль подрядчы — “СУ-10 фирмасы” ҖЧҖ. Төзелеш 2019 елның ноябрендә тәмамланыр дип планлаштырыла. Ул “Башкортстан Республикасының 100 еллыгына 100 объект” программасы кысаларында башкарыла.

Яңа дәвалау корпусы 35 койкага исәпләнгән, аның территориясендә азык-төлек блогы, сигез машинага исәпләнгән тукталыш булачак, электр, җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, телефония челтәрләре салыначак, трансформатор подстанциясе һәм 60ар кубометрлы дүрт янгын резервуары урнаштырылачак.

Федераль трассага якын урнашуга бәйле бүген безнең дәваханәгә юл-транспорт вакыйгасында зыян күрүчеләр еш китерелә. Районның медицина хезмәткәрләренә экстрен хәлгә тарыган кешеләргә яңа, заманча шартларда ярдәм күрсәтүе һәм гомерләрен саклап калуы күпкә җиңелрәк булачак, әлбәттә.

Ирина МАКСИМОВА.
Читайте нас: