Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июнь 2018, 17:40

Сезнең өчен эшлибез

Соңгы вакытта әле теге нәрсәгә, әле бу нәрсәгә бәяләр артуына зарлануларны еш ишетергә туры килә. Һәм мондый хәбәрләр беркайчан да туктамас сыман.

Әмма һичкөтмәгәндә “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортыннан безгә яхшы хәбәр килеп иреште: июльнең 1еннән 10ына кадәр гәзит-журналларга язылуда ташлама ясала. Димәк, ун көн дәвамында район гәзитенә түбән бәяләрдә язылырга мөмкин булачак.

Бер кемгә дә сер түгел, бүген бездә районкага язылучылар, күрше районнар белән чагыштырганда, азрак. Шуңа льготалы язылу чорына зур өметләр баглыйбыз. Кадерле дуслар, “Благовар хәбәрләре”нә язылырсыз, укырсыз, дип ышанабыз, чөнки ул сиксән ел буе безне озата бара, үткәнебез белән бүгенгебезне бәйләүче булып тора, кешеләрнең зур һәм бәләкәй проблемаларын күтәреп чыга, шатлык-куанычларын уртаклаша. Шундый дусыбыз булу начармени? Әйдәгез, дуслык җебен өзмик!

Редколлегия.
Читайте нас: