Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 июнь 2018, 12:17

Кадерле мәктәп тәмамлаучылар, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!

Кадерле мәктәп тәмамлаучылар, хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!Район мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады, чыгарылыш имтиханнары тәмамланды. Чыгарылыш кичәләре — һәр кешенең тормышында була торган иң дулкынландыргыч һәм онытылмас мизгелләр җитте.

Быел мәктәпне тәмамлаучы 65 укучы урта гомум белем турында аттестат алачак. Бу гади документ кына түгел — ул хезмәт, максатчанлык һәм ныкышмалылык өчен олы бүләк.

Кадерле егетләр-кызлар, шушы көннән һәркайсыгызның язмышында яңа бит ачыла. Ышаныгыз, бәхетле киләчәгегез күпчелек мөмкинлекләрегезгә һәм теләк-ниятләрегезгә бәйле. Хак юлны сайлагыз, олы тормышка кыю адымнар белән ныклы аяк басыгыз һәм куйган максатларыгызны ышанычлы яулагыз. Бу бәйрәм укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез өчен дә кадерле. Шушы вакыт эчендә алар сезнең белән бергә булды, ярдәм күрсәтте, белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Сайлаган һөнәрләренә тугры хезмәтләре, тынмас иҗади эзләнүдә булганнары, күңел изгелеге һәм җан җылысы өчен укытучыларга тирән ихтирам. Сабырлыклары, эшләре белән дә, сүзләре белән дә балаларына белем алу юлында терәк-таяныч булганнары өчен әти-әниләргә олы рәхмәт белдерәм.

Хөрмәтле мәктәп тәмамлаучылар! Ышанам, һәркайсыгызның биографиясендә яңадан-яңа җиңүләргә һәм ирешелгән уңышларга бай битләр чиксез күп булыр. Ихлас күңелдән тормыш юлыннан ышанычлы һәм кыю атлавыгызны, үз көчегезгә ышануыгызны һәм авырлыклар алдында каушап калмавыгызны телим!

Хәерле юл сезгә!

Благовар муниципаль район хакимияте башлыгы Ю.А.Коземаслов.
Читайте нас: