Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2018, 11:31

Үзәктә – икътисад һәм авыл хуҗалыгы

Премьер-министр Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендә узган республика Хөкүмәте Президиумы утырышында берничә җитди мәсьәлә каралды.

Аерым алганда, чарада “Башкортстан Республикасының икътисади һәм инвестицион үсеше” дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында Хөкүмәт карары проекты тикшерелде. Ул “Башкортстан Республикасының инновацион үсеше” ярдәмче программасына өстәлергә тиеш. Соңгысы республика предприятиеләренең инновацион активлыгын күтәрү, моның өчен уңайлы мохит тудыру, тиз арада хезмәт җитештерүчәнлеген һәм эш урыннарын арттыруны тәэмин итү буенча төп бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән.
Чарада шулай ук республикада авыл хуҗалыгы комплексын технологик яктан яңарту мәсьәләләре дә каралды. Куелган бурычларга ирешү өчен техника сатып алуга дәүләт ярдәмен кабул итүчеләр исемлегенә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, шулай ук авыл хуҗа-лыгы техникасын сатып алганда өстенлекле инвестиция проектларын гамәгә ашыручы юридик берәмлекләр кертелгән.
– Шулай ук субсидияләнәчәк техника һәм җиһазлар исемлеге киңәйтелде, – диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Алар – аграрийлар җитештергән барлык төр үсемлекчелек һәм терлекчелек продукцияләрен эшкәртү һәм төрү өчен җиһазлар, умартачылык һәм балыкчылык өчен технологик һәм лаборатория җиһазлары, газ ягулыгындагы йөк машиналары, агач төпләү буенча эшләрне башкару өчен махсуслаштырылган техника төрләре.
Әлеге үзгәрешләрне кертү ел саен төп капиталга инвестицияләр җәлеп итүгә һәм гомум күләме 1,5 миллиард сумлык инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга булышлык итәчәк.
Утырышта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча Баш идарәсе җитәкчесе Марат Латыйпов чыгыш ясады. Ул йорт һәм фатир эчендәге газ җиһазларын хәвефсез куллану буенча өстәмә чаралар үтәүне тәэмин итүче план тәкъдим итте.
Республикада 17 меңгә якын күпфатиры йортка һәм меңнән артык социаль өлкә объектына газ кертелгән. Газны дөрес кулланмаганда, җитди аварияләр булуы мөмкин. Норматив хокукый актны кабул итү власть органнарының, шулай ук учреждениеләр һәм ведомстволарның газ җиһазларын куллану белән бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча эшен көйләргә мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: