Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2018, 11:28

Яшәргә, эшләргә, яшьнәргә!

Мәгълүм булуынча, 16 июньдә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев илдә пенсия яшен күтәрү турында закон проектын Дәүләт думасына кертү хакында күрсәтмәгә кул куйды. Моңа кадәр исә Пенсия яшен берничә этапта күтәрү турында әлеге закон проекты 14 июньдә Министрлар Кабинеты тарафыннан хуп­ланды. Ягъни бу закон проекты Дәүләт думасы депутатлары тарафыннан хуплау тапкан очракта, 2019 елдан илдә пенсия яшен этаплап күтәрү башланачак һәм, реформалаштыру ахырына, атап әйткәндә, 2034 елга ул ир-атлар өчен — 65, хатын-кызлар өчен 63 яшькә җитәчәк.

Тәүгеләрдән булып пенсия реформасы 1959 елда туган ир-атларга һәм 1964 елгы хатын-кызларга кагылачак. Яңа пенсия реформасы таләпләренә ярашлы, алар инде хаклы ялга 2020 елда гына, ягъни 61 һәм 56 яшьтә чыгачак. Шул тәртиптә 1960 елгы ир-атлар һәм 1965 елгы хатын-кызлар — 2022 елда, 62 һәм 57 яшьтә, 1961 һәм 1966 елгылар — 2024 елда, 63 һәм 58 яшьтә, 1962 һәм 1967 елгылар — 2026 елда, 64 һәм 59 яшьтә, 1963 һәм 1968 елгылар — 2028 елда, 65 һәм 60 яшьтә хаклы рәвештә пенсия ала башлаячак. Аннан соң туган барлык ир-атлар өчен дә пенсия яше 65 булса, хатын-кызлар өчен пенсия реформасы әле 2034 елга кадәр дәвам итәчәк. Аерым алганда, 1969 елда туган асыл затлар 2030 елда, ягъни 61 яшь тулгач кына, 1970 елгылар — 2032 елда, ягъни 62 яшьтә, 1971 елгылар 2034 елда, 63 яшьтә хаклы ялга китә алачак.
Дөрес, аерым категория гражданнар һәм хезмәткәрләр өчен законга ярашлы, алдан хаклы ялга чыгу хокукы сакланачак. ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, мондый категория гражданнарга:
сәламәтлек өчен зыянлы һәм хәвефле производстволарда эшләүчеләр;
биш һәм аннан күбрәк бала үстергән аналар, инвалидлар;
“чернобыльчеләр”;
Ерак Төньякта эшләүчеләр;
15 һәм 30 ел эш стажы булган укытучылар һәм табиблар;
40 ел стажы булган хатын-кызлар, 45 ел стажы булган ир-атлар керә.
Законда каралганча, бу категория гражданнарга алданрак хаклы ялга чыгу хокукы биреләчәк. Гомумән исә, пенсия реформасы 46,5 миллион русиялегә кагылачак.
Әйтергә кирәк, Русия халкы өчен пенсия яшен күтәрү әлегә яңалык буларак кабул ителсә дә, алга киткән дөнья дәүләтләрендә бу эш инде дистә еллар дәвамында бара һәм аның объектив нигезләре бар. Мәсәлән, Япониядә пенсия реформасы 2013 елда тәмамланды. Анда хәзер ир-атлар да, хатын-кызлар да 65 яшькә кадәр эшли. Италиядә исә реформалаштыру быел тәмамланачак һәм ир-атлар да, хатын-кызлар да 66,5 яшькә кадәр хезмәттә булачак. Франциядә 2023 елга кадәр дәвам итәчәк пенсия реформасы ир-атларны да, хатын-кызларны да 67 яшькә кадәр эшләтүне күз уңында тота. 2028 елдан башлап Бөек Британиядә һәм 2029 елдан соң Германиядә дә ир-атлар һәм хатын-кызлар 67 яшь тулгач кына хаклы ялга китәчәк.Дөньяның күпчелек дәүләтләрендә барган һәм бүген килеп Русияне дә үз эченә алган пенсия яшен күтәрү процессы нәрсә бе­лән аңлатыла соң? Бу җәһәттән, төп сәбәпләрнең берсе итеп аналитиклар, тәү чиратта, социаль-икътисади яктан нәтиҗәле үсешүче һәм тормыш алга киткән дәүләтләрдә уртача гомер озынлыгының сизелерлек артуын билгели. Әйтик, шул ук Русияне генә алсак та, әле берничә дистә ел элек кенә уртача гомер озынлыгы 60 яшькә чак-чак җитсә, дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче күпсанлы социаль-икътисади чаралар нәтиҗәсендә бүген ул 73 яшь үрен үтте. 2030 елга исә Президент Владимир Путин Русияне 80+ дәүләт­ләре исәбенә кертү, ягъни илдә уртача гомер озынлыгын 80 яшьтән уздыру бурычы куйды. Аңлашыла, шулай булган очракта пенсия яшен 65 һәм 63 яшькә күтәрү русиялеләр өчен үз мөмкинлекләрен тулы куә­тенә тормышка ашыру, алган белемнәрен һәм туплаган осталыкларын нәти­җәлерәк эшкә кушып, үзенә һәм җәмгыятькә күбрәк файда китерү өчен өстәмә мөмкинлек бирү булып тора. Хәер, статистика да шуны күрсәтә. Бүген пен­сия яшенә җиткән­нәрнең күпчелеге ким ди­гәндә ике-өч ел эшчәнлеген дәвам итү теләге белдерә һәм шулай эшли дә. Һәм тәҗрибә күрсәтүенчә, өлкән буын вәкилләренең эшлә­веннән җәмгыять тә, икътисад та, нигездә, ота гына. Берен­чедән, зур хезмәт тәҗри­бәсенә һәм тирән белемгә ия өлкәннәр яшь­ләр өчен алыштыргысыз остаз булып тора, шул рәвешле теге яки бу оеш­маның киләчәген хәстәрли, лаеклы алмаш әзерли. Икенчедән, өлкән буын вәкилләренең дәүләт бир­гәнне генә көтеп ятмый, хезмәттә булуы икътисад үсешенә яңа этәргеч бирә-чәк, ә аларның эш хакыннан тотып калынучы Пенсия фондына түләүләр, килә­чәктә русиялеләрнең, чыннан да лаеклы картлыгын тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Аннары, өченче­дән, монысы аналитик­ларның һәм безнең фикер генә түгел, ә күпчелек ха­лыкның фикере: йөрәктә — дәрт, тәндә көч булганда, кемнең үзен картка санап, өйдә кул кушырып утырасы килсен?! Бу җәһәттән, республикада күренекле дәү­ләт эшлеклеләренең фи­кер­ләрен китереп үтү дә урынлы булыр дип уйлыйбыз.
Читайте нас: