Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2018, 11:33

Шорт-трек үзәге бер елдан эшли башларга тиеш!

Республика Башлыгы бүген башкаладагы сәфәре барышында Орджоникидзе районында “Төзүче” стадионы территориясендә ябык шугалак төзелеше белән танышты.

Анда 2 мең урынга исәпләнгән трибуналары белән шорт-трек буенча әзерлек үзәге урнашачак.
Моннан тыш, аның икенче чираты итеп бассейны һәм универсаль заллары булган физкультура-савыктыру комплексын төзү күз уңында тотыла.
Объектның заказчысы – Уфа шәһәре хакимияте. Иң беренче тәкъдим ителгән проектны үзгәртү таләп ителү сәбәпле, төзелеш туктатылган иде.
Рөстәм Хәмитов эшнең канәгатьләнерлек оештырылмавын, төзелеш вакыты сузылуын билгеләп үтте. Республика Хөкүмәтенә объект төзелешен даими контрольгә алырга кушты.
– Тулы тәртипсезлек! Биш ел инде төзисез. Акча бар, алга таба хәрәкәт итәр өчене барысы да бар. Шорт-трек буенча үзәк кешеләргә кирәк, – диде төбәк Башлыгы. – Атна саен биредә оперативкалар үткәрегез, максат-бурычлар куегыз. Бер елдан объектны тапшырырга тиешсез.
Читайте нас: