Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2018, 11:30

“Һәр көн кадерле!”

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башкаладагы мөһим объектларда төзелеш эшләре барышын җитди тәнкыйть утына тотты. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфа буенча эш сәфәре барышында инфра­структура һәм спорт объект­лары төзелеше белән танышты.

Затон бистәсендә төбәк җитәкчесе төзелеп килүче Спорт әзерлеге үзәгендә булды. Үзәк төрле дәрәҗәдәге ярышлар, спортчы-паралимпиячеләргә, Русиянең җыелма командаларына күнекмәләр үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.
Объектта көн саен 200гә якын кеше эшли, аны киләсе елның маена файдалануга тапшыру планлаштырыла.
– Бу объект безгә кирәк, – диде Рөстәм Хәмитов. – Киләсе елда Халыкара балалар уеннары үтәчәк, шуңа да ул тулы куәтенә эшләргә тиеш.
Орджоникидзе районында республика Башлыгы “Төзүче” стадионы территориясендә ябык шугалак төзелеше барышы белән танышты. Биредә 2 мең урынга исәпләнгән шорт-трек буенча әзерлек үзәге урнашачак. Моннан тыш, объектның икенче чираты бассейны һәм ике залы булган физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзүне күзаллый. Рөстәм Хәмитов эшләрнең канәгатьләнерлек оештырылмавын белдерде һәм республика Хөкүмәтенә объект төзелешен даими контрольгә алырга кушты.
Арытаба төбәк җитәкчесе Тимашево тимер юл кичүе янындагы транспорт юлы комплексы төзелешен карады. Юл 2016 елда уфалыларның күпсанлы мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып төзелә башлады. Аның гомум озынлыгы – 161 метр, бәясе 1 миллиард сум тәшкил итә.
Бу акчаның яртысын республиканың Максатлы социаль программалар фонды бүлде, финанслауның калган өлешен Уфа шәһәре хакимияте тәэмин итәргә тиеш. Әмма бүген хакимияттән акча кермәү сәбәпле, Фонд тагын 200 миллион сум акча күчерергә мәҗбүр булды.
Республика Башлыгы подрядчы белән эшчеләргә хезмәт хакы түләү, эшләрне төгәлләү вакытын тикшерде.
Рөстәм Хәмитов, шулай ук, Агыйдел елгасы аша иске күперне реконструкцияләү барышы белән танышты. Объектта эшләр тәүлек әйләнәсенә бара, аларны 20 июльгә тәмамлау планлаштырыла.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, күпер файдалануга тапшырылганнан соң, аны җентекле тикшерергә, хезмәт итү вакытын арттыруга юнәлтелгән өстәмә эшләр башкарырга кирәк.
Башкортстан Башлыгы Агыйдел күперен хезмәтләндерүче оешманың эше канәгатьләнерлек булмавын билгеләде.
– Моның өчен кем җавап бирәчәк? Ни өчен сез дистәләгән, йөзләгән кешене юл тыгыннарына дучар итәсез? Башта күперне шул хәлгә төшерәсез, аннары “батырларча көрәшәсез”, – дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. – Эшләрне параллель рәвештә алып барыгыз. Һәр көн кадерле бит. Кешеләр күпер ачылуны көтә.
Читайте нас: