Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2018, 11:38

Кешеләрне яратырга кирәк!

14-15 июньдә республикада йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча I Русия-Кытай конгрессы үтә.

Бер меңнән артык катнашучының 35тән артыгы – чит ил кунаклары. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов конгресста катнашучыларны сәламләп, бу чараның безнең төбәк өчен мөһимлеген билгеләде.
– Һәр форумның башлангычы яхшы. Тәҗрибә уртаклашу, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү – теләсә нинди үсеш өчен мөһим булган алшартлар ул, – диде Рөстәм Зәки улы. – Башкортстан Кытай белән хезмәттәшлеген барлык өлкәләрдә көннән-көн киңәйтә бара. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге тыгыз хезмәттәшлеккә дә без әзер.
Республика Башлыгы Башкортсанның конгрессны үткәрү мәйданы итеп юкка сайланмавын да билгеләде: республика Кардиоүзәге үзенең зур казанышлары белән тирә-якка билгеле. Халыкның гомер озынлыгын арттыру буенча бездә мөмкинлекләрнең барлыгын белдерде, бу уңайдан алдагы елларда республикада уннан артык яңа дәваханә, клиника төзеләчәген әйтте. Бу эшкә 15 миллиард сум җәлеп ителәчәк. Быел Кардиология диспансерының хирургия бүлеге төзелә башлаган, 6 миллиард сум бүленгән.
– Чыгышымны әзерләгәндә бөек Кытай фәлсәфәчесе Конфуцийның китабын карадым һәм безнең бүгенге җыелышка туры килгән, ике генә сүздән торган афоризм таптым: “Кешеләрне яратырга”. Моны әйтү җиңел. Башкаруы авыррак. Ә башкарырга кирәк, – диде Рөстәм Хәмитов.
Профессор, Кардиология госпитале, Харбин медицина университетының патофизиология бүлеге булган йөрәк-кан тамырлары тикшеренүләре лабораториясе мөдире Тянь Йе үз чыгышында йөрәк-кан тамырлары авыруларына салкын климатның йогынтысы, үзе уйлап тапкан атеросклероз терапиясенең сонодинамик ысулы хакында сөйләде.
Конгресста, шулай ук, Италиядән – Эустахио Онорато, Германиядән – Юлия Кжышковска, Зальцбургтан – Лукас Мотлох, Кытайның Цзилинь провинциясеннән – Лиу Бин, Пекин университетыннан Лемин Дженг кебек билгеле галимнәр фәһемле чыгышлар ясады, ачышлары белән бүлеште.
Билгеле Русия кардиологы, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор Сергей Бойцов, күренекле милләттәшебез, бөтен дөньяга билгеле Ренат Акчурин чит ил кунаклары белән тәҗрибә уртаклашты, ирешелгән казанышлар хакында сөйләде.
Чит ил кунаклары белән очрашуда республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов, сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров та катнаштылар.
Конгресста Германия, Австрия, Кытай һәм Русия галимнәренең фундаменталь тикшеренүләре нигезендә барлыгы 20дән артык доклад тәкъдим ителде. Берничә чыгышны Уфаның фәнни учреждениеләре галимнәре ясады.
Читайте нас: