Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 июнь 2018, 11:32

"Кешеләр күпер ачылуны көтә"

Рөстәм Хәмитов Уфа буйлап эш сәфәре барышында Агыйдел елгасы аша иске күперне реконструкцияләү барышы белән танышты.

Подрядчылар сүзләренә караганда, объектта эшләр тәүлек әйләнәсенә бара. Ремонтны июльнең 20ләренә тәмамлау планлаштырыла.
Рөстәм Хәмитов күпер сафка кертелгәннән соң, аңа тулысынча тикшерү үткәрелергә, аның хезмәт итү вакытын арттыруга юнәлтелгән өстәмә эшләр башкарылырга тиешлеген ассызыклады. Бу эшләргә конструкцияне коррозиягә каршы эшкәртү, чуен култыксаларны җиңелрәкләренә алмаштыру һәм башкалар керә.
– Кешеләрдә бу күпер череп беткән, аннан җәяү генә йөрергә ярый, дигән фикер яши, – диде республика Башлыгы. – Юк, аны тиешенчә эшләп бетергәндә, күпердән автомобильләр йөри ала. Гарантия ике елга түгел, күп дигәндә өч-биш елга булырга тиеш.
Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, объектны сафка тапшыру вакытын сузмас өчен асфальт түшәмәне ремонтлау эшләрен терәк-баганаларны реконструкцияләү белән бер үк вакытта алып барырга кирәк.
"Кешеләр күпер ачылуны көтә"
Башкортстан Башлыгы Агыйдел күперен хезмәтләндерүче оешманың эше канәгатьләнерлек булмавын билгеләде.
– Моның өчен кем җавап бирәчәк? Ни өчен сез дистәләгән, йөзләгән кешене юл тыгынлыгына куйдыгыз? Башта күперне шул хәлгә төшерәсез, аннары батырларча көрәшәсез, – дип ассызыклады Хәмитов. – Эшләрне параллель рәвештә башкарыгыз. Һәр көн кадерле бит. Кешеләр күпер ачылуны көтә.
Читайте нас: