Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 июнь 2018, 12:11

Медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту зарур

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Идел буе федераль округы субъектла­рын­да дәүләт властеның Законнар чыгару органнары ассоциациясенең Пермь шәһәрендә үткән утырышында катнашты.

Анда кадетлар мәгарифен хокукый көйләүне камилләштерү һәм ил субъектларында медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру мәсьәләләре тикше-релде.
Константин Толкачев “Социаль сәясәт өстенлеге буларак, медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын һәм уңайлылыгын арттыру” дигән темага доклад белән чыгыш ясады һәм республикада әлеге юнәлеш буенча нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Сәламәтлек саклау өлкәсендәге проблемалар турында сөйләгәндә ул 100дән 2 мең кешегә кадәр кеше яшәүче авыл биләмәләре өчен табиб амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктларының модульле конструкцияләрен булдыру кирәклеген белдерде.
Куелган бурычларны хәл итү өчен әлеге тармак системасына өстәмә финанслар таләп ителәчәк. Аларны “Сакчыл поликлиника” проектын гамәлгә ашыруны тизләтү юлы аша табу тәкъдим ителә.
Константин Толкачев белдерүенчә, медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын арттыру өчен халык исәбе, транспорт уңайлылыгы, төбәкләрнең географик һәм демографик үзенчәлекләрен исәпкә алып, медицина оешмаларының территориаль планы буенча норматив-хокукый база булдыру мөһим.
Чарада катнашучылар, шулай ук, Пермь шәһәренең сәламәтлек саклау объектларын карады. Баш табиблар ачык регистратура, электрон медицина картасы, электрон чират белән эшләүгә бәйле алымнарын тәкъдим итте.
Читайте нас: