Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 июнь 2018, 12:10

Баймаклылар – тырыш халык

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Баймак районына эш сәфәре барышында җитештерү объектларында булды, агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, Сабантуйда катнашты, муниципалитет җитәкчелеге белән территорияне социаль-икътисади үстерү мәсьәләләрен тикшерде.

Баймакта төбәк җитәкчесе “Экопродукт” җәмгыятенең бия сөтен һәм кымызны сублиматлаштыру цехында булды. Предприятие экологик чиста продуктлар, аерым алганда, кымыз, бия сөте, шулай ук, саклау вакыты аз булган азык-төлек җитештерү һәм сатуга махсуслашкан.
Арытаба Рөстәм Хәмитов бер атнадан ачылачак “Колибри” җәмгыятенең тегү цехы белән танышты. Биредә 200 кеше эшләячәк. Әлеге вакытта анда җиһазлар урнаштырыла. Республика Башлыгы продукция үрнәкләре белән танышты.
Баймак районында республика җитәкчесе Сабантуй бәйрәмендә булды. Төбәк җитәкчесе Урал аръягы халкын язгы кыр эшләре тәмамлану белән котлады һәм хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.
— Без барыбыз да бәйрәмне яхшы кәеф белән каршы алабыз, — диде ул. — Баймаклылар — тырыш халык, һәм үз казанышлары белән лаеклы рәвештә горурлана ала. Сез язгы кыр эшләрен тиз тәмамладыгыз, чәчүлек мәйданнары 85 мең гектарга якын тәшкил итте. Баймак районы республикада ашлык һәм терлекчелек продукциясен җитештерү буенча әйдәүче урынны били. Арытаба да уңышларыгыз белән сөендерерсез дип ышанам.
Бәйрәм программасы иҗат коллективлары чыгышларын, конкурслар, ат-спорт ярышлары, балалар сабантуен үз эченә алды. Рөстәм Хәмитов Урал аръягы районнары тирмәләрен карады, урындагы халык, конкурста җиңүчеләр, яшьләр белән фикер алышты, аларга уңышлар теләде.
Читайте нас: