Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 июнь 2018, 12:07

Алдынгылар һәркемгә үрнәк

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем хезмәт алдынгыларына Русиянең һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Сәнәгать, транспорт, сәнгать, авыл хуҗалыгы, азык-төлек индустриясе, дәүләт хезмәте, мәгариф һәм башка өлкәләрдәге хезмәткәрләр орденнар, мактаулы исемнәр, Мактау грамоталарына лаек булды.
— Республикада бар өлкәдә дә планга ярашлы бара, — диде Рөстәм Зәки улы. — Бу сәнәгать җитештерүенең үсешенә, керемнәрнең артуына да кагыла. Әлеге шартларда алдынгылар тәҗрибәсе хезмәт коллективларын ничек тупларга, барлык юнәлешләр буенча яңа, яхшы, әһәмиятле уңышларга ирешү үрнәген күрсәтә.
Бүләкләнүчеләр арасында “Нефтехим тәҗрибә заводы” акционерлар җәмгыяте генеральный директорының кулланучылар белән элемтәләр буенча урынбасары Фәрит Арсланов та бар иде. Ул импортны алыштыру буенча эшчәнлектә яңа алымнар тәкъдим итте, республика Башлыгы аларны җентекле өйрәнәчәген әйтте.
Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал кафедрасы мөдире Фәрзәнә Сәгыйтовага Салават Юлаев ордены тапшырылды, Таңчулпан Гарипова “Башкортстанның халык язучысы” исеменә лаек булды.
Читайте нас: