Чараны үткәрүдә Уфа шәһәре хакимияте ярдәм күрсәтте. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт һәм төрле министрлык, ведомство җитәкчеләре катнашты.
Мәртәбәле чараның Башкортстанның башкаласы Уфада үткәрелүе очраклы түгел, чөнки республикада соңгы унъеллыкларда экология мәсьәләләренә дәүләт дәрәҗәсендә зур әһәмият бирелә. Әйләнә-тирә сафлыгы, сәнәгать предприятиеләренең экологик хәвефсезлеге проблемалары буенча республикада ил күләмендә игътибарга лаек чаралар тормышка ашырыла. Быел да яшәеш һәм эшчәнлектәге экологик мәсьәләләр буенча илнең билгеле галимнәре, белгечләре Уфада фикер алышачак, көн кадагындагы мәсьәләләргә кагылышлы проблемаларны караячак.
Форумда катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов сәламләде һәм чыгыш ясады.
— Экология һәм икътисад яшәешебездә, эшчәнлегебездә һәрвакыт янәшә йөри. Башкортстанда әйләнә-тирә сафлыгы, чиста мохит турында сүз алып барганда беренче чиратта, әлбәттә, кешеләр сәламәтлеге, табигатьне саклау күз уңында тотыла. Билгеле, бигрәк тә эре сәнәгать предприятиеләре эшчәнлегендә кайбердә экологик проблемалар очрый һәм без аларны һәрвакыт тиз һәм кешеләр сәламәтлегенә зыян китермәстәй чаралар белән хәл итәбез. Экологиягә зыян китерүче предприятиеләр эшчәнлегенә, гомумән, юл куярга ярамый. Бу – безнең принципиаль позиция, — диде Рөстәм Зәки улы.
Төбәк башлыгы халыкара форумда катнашучыларны соңгы 10-15 елда Башкортстанда экология сафлыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар белән таныштырды. “Газпром нефтехим Салават” предприятиесе, мәсәлән, әлеге максатларга 100 миллиард сумнан артыграк акча тотынган. “Башнефть”, “Затон ТЭЦы” һәм башка мөһим объектларда да күләмле эшләр башкарылды.
Рөстәм Хәмитов республикада төзелүче барлык объектларда да эшнең экологик экспертизадан башлануын ассызыклады.
— 2024 елга кадәр Русия Президенты Владимир Путин индустриаль үсешкән эре шәһәрләрдә атмосферага зарарлы матдәләр таралуны әлеге күләмнән 20 процентка кадәр киметү бурычын куйды. Уфа пычранучы шәһәрләр исемлегенә керми. 2030 елга кадәр Башкортстанны социаль-икътисади үстерү программасында да “Яшел экология” мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк, — диде Рөстәм Хәмитов.
Чара кысаларында республика Башлыгы күргәзмә экспозицияләре, анда катнашучы предприятиеләр тәкъдим иткән яңалыклар белән танышты.
Экологик форумда ике дистәдән артык төрле юнәлештәге чара, шулай ук, тоташ ил күләмендәге экологик мәсьәләләрне – эчәр суны чистарту, сәнәгать калдыкларын эшкәртү, шәһәр мохитендәге экологик хәвеф-сезлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда эшлекле мәйданчыклар эшләячәк. Күргәзмәдәге төп чараларның берсе – “Иң яхшы заманча технологияләр: экология һәм икътисад” дигән темага пленар киңәшмә.
Башкортстан Күргәзмәләр компаниясе җитәкчесе Альбина Килдегулова сүзләренә караганда, форумда ике дистәгә якын эшлекле чара үткәрү планлаштырыла. Программаларда 100дән артык спикер һәм модераторның катнашуы көтелә. Алар арасында Хөкүмәт, төбәк дәүләт власте органнары, әйдәүче галимнәр, табигать һәм экология эшчәнлеге белән бәйле җәмәгать оешмалары вәкилләре чыгыш ясаячак.
“Экология. Технологияләр. Тормыш” күргәзмәсе дә халыкара чараның мөһим өлеше булып тора. Анда Русиянең унга якын төбәгеннән 70тән артык компания катнашырга теләк белдергән. Әлбәттә, күргәзмәдә иң зур урын Башкортстан Республикасына бүленгән. Шулай ук, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург вәкилләре форумда катнашучылар игътибарына үзенчәлекле экспонентлар тәкъдим итә. Күргәзмә берничә өлешкә бүленгән. “Экопром” бүлегендә, мәсәлән, “Тыюлыклар” экспозициясе Башкортстанның дүрт табигый паркын һәм өч тыюлыгын тәкъдим итә.
Халыкара форумда уникаль осталык дәресләре, семинарларда диетологларның консультацияләре дә башкала кунакларын җәлеп итәр, дип ышана чараны оештыручылар.
Әлбәттә, мәртәбәле чараның максаты — кешеләрнең игътибарын илебезнең табигый байлыкларын саклауга җәлеп итү, әйләнә-тирә сафлыгын тәэмин итүгә уңай караш тәрбияләү һәм кешеләрдә экологик аңны үстерүгә булышлык итү.