Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 июнь 2018, 19:36

Русиядә ипотека ставкасы 7 процентка төшәргә тиеш

Алданган дольщиклар проблемасы һаман кискен булып кала. Русия төзелеш министры бу җәһәттән яңалыклар турында бәян итте.

2019 елның 1 июленнән банк кына түгел, төзүчеләр дә керә алган махсус исәпләр ачылачак. Бу дольщикларның акчасын кулланырга, шул ук вакытта аның сакчыллыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Владимир Путин белдерүенчә, төзелештә өлешләтә катнашу ысулы бөтенләй булырга тиеш түгел. Ләкин мондый модельдән кинәт баш тартырга ярамый.
– Без торак төзелешенең гражданнар акчасын кулланмыйча, яңача ысулларын табарга тиеш, – диде ул. – Алданган дольщикларның проблемасын хәл итүнең уңай тәҗрибәсе бар, ләкин күпләр һаман вәгъдә ителгән торакны көтеп алалмый. Бу җәһәттән бер генә шикаять тә игътибарсыз калмаячак.
Читайте нас: