Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 июнь 2018, 19:38

Онкологиягә каршы җитди көрәш башланды

Владимир Путин онкологиягә каршы көрәштә уңышка ирешмичә, Русиядә гомер озынлыгын арттырып булмаячак дигән фикердә.

Проблеманы хәл итү өчен яман шешләрнең 50-70 проценты иртә ачыкланырга тиеш. Әлегә бу сан 30 процент тәшкил итә.
Шулай ук атом-төш медицинасын куллану, дарулар белән тәэмин ителеш тә яхшырырга тиеш.
Әлегә балалар гематологиясенә каршы көрәштә уңышка ирешергә мөмкин булган: мондый авыруларның 90 проценты савыга. Моңа заманча яңа үзәк төзү дә булышлык иткән.
Илдә онкология авыруларына каршы көрәш буенча программа әзерләнә. Ул 1 триллион сум торачак.
Читайте нас: