Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2018, 12:48

Яңа вазыйфага тәгаенләнде

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов боерыгы белән Евгений Маврин Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары итеп тәгаенләнде.

Евгений Маврин 1964 елның 24 сентябрендә Уфада туган. 1986 елда – Башкортстан дәүләт университетын, 2003 елда Мәскәү икътисад, статистика һәм информатика институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 1986 елда Башкортстан дәүләт университетының ВЛКСМ комитеты секретаре булып башлый.
1991-94 елларда – студентлар белән эшләү буенча җаваплы оештыручы, укучы яшьләр һәм пионерлар белән эшләү буенча комиссия аппараты җитәкчесе, Башкортстанның Демократик яшьләр берлеге республика комитеты (ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты) мөдире, Студентлар берлеге рәисе. 1994-96 елларда – Уфа финанс-икътисад колледжы директорының тәрбия эше буенча урынбасары. 1996-2007 елларда – Бизнес-администрацияләү идарәсенең, бүлекләр начальнигы, идарә начальнигы, Административ департамент директоры, “УралСиб” банкы җәмгыятенең башкаручы директоры. 2007-10 елларда – “ОЗНА-Менеджмент” җәмгыятенең генеральный директоры. 2010-12 елларда – Башкортстанның икътисади үсеш министры урынбасары, министрның беренче урынбасары, министры, 2012-15 елларда – Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары. 2015 елда – Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе, 2016-18 елларда “Арт-Уфа” мәдәни-мәгариф үзәге” коммерция карамагында булмаган оешма директоры вазыйфаларын башкара.
Башкортстанның атказанган икътисадчысы.
Читайте нас: