Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2018, 12:46

Төбәк җитәкчесе гражданнарны кабул итте

31 майда Уфада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов гражданнарны кабул итте. Төбәк җитәкчесе республика халкы белән социаль өлкә, мәгариф һәм спортны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Кырмыскалы районында яшәүче Әхәт Нурушев республика Башлыгына муниципалитеттагы кәсепчеләргә, шул исәптән мөмкинлекләре чикле кешеләргә күргәзмәләрдә катнашырга һәм алар эшләгән әйберләрне сатуда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Хәмитов Кыргыз-Миякә авылының 2нче мәктәбе директоры Владимир Дедух белән укучыларның туклануын оештыруны камилләштерү турында фикер алышты. Моңа кадәр бу мәсьәлә ресублика Башлыгының Миякә районына эш сәфәре вакытында күтәрелгән иде.
Башкортстанның Байдарка һәм каноэда ишү, ишү слаломы федерациясе җитәкчесе Алексей Попов Агыйдел буендагы әлеге спорт төре буенча базаны тергезү мәсьәләсен күтәрде.
Инженер, “Интеллектус” музеен оештыручы һәм аның директоры Айрат Сәйфуллин уку үзәген арытаба үстерү планнары белән уртаклашты, әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен ярдәм сорады.
Гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре буенча Рөстәм Хәмитов республика Хөкүмәтенә, министрлыкларга һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирде.
Читайте нас: