Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2018, 12:43

“Агыйдел буенда җәяү йөрисем килә...”

Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башкалада елга ярларын төзекләндерү барышы белән танышты. Башкаланың йөзен, аның матурлыгын билгеләүдә Агыйдел елгасы төп урыннарның берсен алып тора. Шуңа да аның төзеклегенә җәмгыятьнең дә, республика җитәкчелегенең дә игътибары кимеми.

Елга ярларын төзекләндерү, матурлау эшләре өч юнәлеш буенча алып барыла. Тәү чиратта, шәһәрне суларның кире йогынтысыннан саклау өчен гидротехник корылма төзү бурычы куелган иде. Корылма ташкын вакытында су 12 метрга кадәр күтәрелгән очракта да үз бурычын үти алачак. Шулай ук яр читендә машина юлы төзү эшләре барды. Шушы ике башлангычны халык мәнфәгатьләренә ярашлы итеп гамәлгә ашыру, бизәү эшләрен башкару күз уңында тотыла.
Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов гидротехник корылманы төзү барышы белән танышты. Шәһәр өчен әһәмиятле бу төзелеш республиканың 100 еллыгына төзелүче объектлар исемлегенә кертелгән. “Набережная” башлангычына караган корылмалар 7 километрга җәелдереләчәк. “Конгресс-холл” янындагы 1,2 километр озынлыгындагы гидротехник корылма һәм автомобиль юлы 2014 елда ук файдалануга тапшырылган иде. Эшләрне башкаруга 1,34 миллиард сум акча тотынылды, шуның 1,12 миллиард сумы – федераль бюджеттан. Юл төзү өчен таләп ителгән 800 миллион сум акчаның 200 миллион сумы федераль бюджеттан бүленде. Ярларны ныгыту максатындагы икенче чираттагы корылмалар да хәвефсезлек чараларын тәэмин итүгә нигезләнеп төзелгән.
– Биредә башкарылган эшләргә, тәү чиратта, Агыйдел буена килеп ял итүчеләр бәя бирәчәк. Без халык мәнфәгатьләрен алга куеп эшләргә тиеш, шул вакытта гына мондый башлангычлар, чыннан да, файдалы да, кирәк тә булачак, – диде Рөстәм Зәки улы.
Балалар мәйданчыгы, җәйге кафе, кояшта кызыну урыннары – һәркайсы ял итүчеләрнең күңеленә хуш киләчәк. Яр буеның баскыч-баскыч итеп төзекләндерелүе аеруча игътибарны җәлеп итә.
Агымдагы елның өченче кварталында бизәкләү эшләре башланачак. Объект октябрьдә файдалануга тапшырылачак.
Әлеге вакытта эшләрне ике этапта башкару бурычы тора. Июль башында машина юлы төзелә башлаячак. Ә 2019 елга Агыйдел яры тулысынча ял итүчеләрне кабул итә алачак, дип планлаштырыла.
Гөлия Гәрәева.
Читайте нас: