Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 июнь 2018, 12:47

300 еллык даны бар!

Русия полициясе оештырылуга 300 ел тулды. Шушы уңайдан Уфаның “Конгресс-холл”ында республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, башка рәсми вәкилләр, ведомство алдынгылары, ветераннар, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары катнашлыгында тантаналы җыелыш үтте.

Җыелучыларны Рөстәм Хәмитов тәбрикләде.
– Шушы еллар дәвамында Эчке эшләр министрлыгы җәмәгатьчелек тынычлыгы һәм кешеләр хәвефсезлеге сагында торган ышанычлы калкан булды, – диде республика җитәкчесе. – Полиция – халыкка иң якын булган хокук саклау структурасы. Шуңа да аның эшчәнлегенә иң югары бәяне халык бирә. Йөрәк кушуы буенча сайланган һөнәрләр була, җаваплылык, батырлык, тугрылык таләп итүче полиция хезмәте нәкъ шундыйлардан. Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән ихлас котлыйм!
Ул шулай ук Эчке эшләр министрлыгының 15 меңнән артык ветеранының үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге өлешен билгеләде. Хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган 175 хезмәткәрне җылы сүзләр белән искә алды.
Рәстәм Зәки улы хокук сакчыларына җәмәгать хәвефсезлеген тәэмин итү өчен матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Бу максатларга төбәк бюджетыннан 200 миллион сум акча бүленәчәк. Ул шулай ук соңгы биш елда республика акчасына Октябрьский, Белорет, Бәләбәй шәһәрләрендә, Бишбүләк районында полиция биналары төзелүен билгеләде.
Башкортстан буенча эчке эшләр министры Роман Деев полициянең кыскача тарихы белән таныштырды, бүгенге эшчәнлегенә байкау ясады. Быел полиция хезмәткәрләре тарафыннан 10 мең, шул исәптән 1,5 мең авыр һәм аеруча авыр төргә керүче җинаять ачылган. 100гә якын үтерүче, 200дән артык сәламәтлеккә авыр зыян салган кеше ачыкланган. Оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан кылынган – 28, наркотиклар белән бәйле 760 җинаять ачылган. Наркокеремнәрдән алынган акчаны законлаштыруны ачыклау буенча республика полициясе илдә алдынгы урыннарның берсен били.
– Республика шәһәрләрендәге һәм районнарындагы тынычлык – бөтен личный составның җитди хезмәте, шулай ук дәүләт власте органнары, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсе, – диде министр һәм республика Башлыгына, башка көч структуралары хезмәткәрләренә җинаятьчелеккә каршы көрәштә бердәм эш алып барулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.
Бу көнне хезмәт эшчәнлегендә аеруча зур уңышларга ирешкән хокук сакчыларына дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. Чара зур концерт белән тәмамланды.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас: