Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 июнь 2018, 12:08

Бүген - алдан тавыш бирү көне

Бүген Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка кандидатларны сайлау буенча алдан тавыш бирү көне.

Республикада 662 исәп участогы ачылды, шуның 77се – Уфада.
Үз участогыңны табу өчен алдан тавыш бирү сайтына (pg.er.ru) кереп, адресыңны язарга кирәк.
Алдан тавыш бирүдә республика буенча 584 кеше катнаша.
Тавыш бирү рейтинг төрендә үтә, ягъни сайлаучылар берничә кешене сайлый ала. Арытаба, рейтинг төзелеп, күпчелек тавыш җыйган дәгъва итүчеләр “Бердәм Русия” сентябрьдә Башкортстан праламенты сайлауларына тәкъдим итәчәк кандидатлар исемлегенә керәчәк.
Праймериз нәтиҗәләре 5 июньнән дә соңга калмыйча билгеле булачак.
Тавыш бирүдә сайлау хокукы булган Русия гражданнары катнаша ала. Кайсы партиядә торуы әһәмиятле түгел.
Исәп учатогына паспорт белән килергә кирәк.
Участоклар 20 сәгатькә кадәр эшли.
Читайте нас: